Казанда "Милләтләр кроссы-2015" Бөтенроссия йөгерү көне узды

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

27 сентябрьдә Казанда "Милләтләр кроссы-2015" Бөтенроссия йөгерү көненең үзәк стартлары булды. Меңнәрчә кешеләр өчен традициягә әверелгән чабышлар Казан аренасына янәшә урнашкан стадионда узды. ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе хезмәткәрләре массакүләм чабышта актив катнашты. 

Бүген җиңел атлетика стартлары иртә таңнан башланып китте һәм берьюлы берничә категориядә узды: спортчы-профессионаллар чабышы - 12, 8, 6, 4 һәм 2 чакрымга, ветераннар чабышы, традицион гаилә чабышлары (500 метрга),  VIP-чабышлар (2 чакрымга) һәм, әлбәттә, барлык районнардан 20 мең тирәсе казанлы катнашкан массакүләм стартлар (2 чакрымга).
Катнашучылар арасында мәктәп укучылары, балалар-яшүсмерләр өчен спорт мәктәпләрендә укучылар, югары һәм урта һөнәри белем бирү биналары студентлары, дәүләти һәм иҗтимагый оешмаларның хезмәткәрләре бар иде. Гаилә белән чабышларда катнашу өчен әтисе, әнисе, 6-8 яшьлек һәм 10-11 яшьлек баласы булган гаиләләр кертелде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Казан аренасы янәшәсендәге мәйданда тулы бер гаилә бәйрәме булды. Стартларны көткән арада анда катнашучылар өчен шәһәрнең иҗат бию һәм вокал коллективлары төрледән-төрле чыгышлар ясады.
Чабышларда җиңүчеләргә истәлекле медальләр, җиңүче кубогы һәм "Милләтләр кроссы-2015" чарасының рәсми иганәчеләреннән һәм партнерларыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, "Милләтләр кроссы" Бөтенроссия йөгерү көне - ил тормышындагы иҗтимагый әһәмиятле вакыйга. Бу көнне спортчы-профессионаллар белән берлектә стартка спорт һәвәскәрләре, ветераннары, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр, сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәтләре өчен көрәшүчеләр чыга. Җәйге спорт төрләре буенча иң масштаблы спорт чарасы бөтен ил буйлап 84 шәһәрдә уза.

"Татар-информ" МА материаллары нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International