Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы линияле объектлар урнаштыру өчен территорияләрне планлаштыруга карата (ТПК) документлар әзерләүнең һәм оптимальләштерүнең регламентациясенә юнәлдерелгән норматив-хокукый актлар эшләде. Бу хакта линияле объектларны урнаштыру өчен ТПК әзерләү тәртибен камилләштерү буенча Ведомствоара эшче төркем утырышында билгеле булды, ул Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Юрий Рейльян җитәкчелегендә узды.
2015 елның 31 декабрендә әле 2011 елда ук кабул ителгән Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә керә, аның нигезендә линияле объектларны урнаштыру өчен ТПК әзерләү зарур. Моннан тыш, 2015 елда җир законнары нормалары үз көченә керде, алар федераль, региональ һәм җирле әһәмияттәге линияле объектлар өчен җир кишәрлекләрен бары тик территорияне ызанлау буенча расланган проект нигезендә генә күздә тота. Гамәлдә булган шәһәр төзелеше турындагы законнарның линияле объектларны проектлау, аларны төзү һәм файдалануга тапшыру буенча рөхсәт алу буенча нормалары төрле мәгънәләргә ия булу сәбәпле Ведомствоара эшче төркем булдырылды, анда Россия Төзелеш министрлыгы, Дәүләт Думасы вәкилләре, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе хакимиятләре, Федераль юл агентлыгы, Федераль тимер юл транспорты агентлыгы, “Газпром” ААҖ, “Роснефть” ААҖ, “Вымпелком” ААҖ, “МТС” ААҖ, “Мегафон” ААҖ, “Ростелеком” ААҖ, “АК “Транснефть” ААҖ, “Россети” ААҖ, “ФСК ЕЭС” ААҖ, “РТЮ” ААҗ вәкилләре керде.
Утырыш кысаларында Россиянең Төзелеш министрлыгы җир кишәрлекләренең шәһәр төзелеше планнарын линияле объектларны урнаштыру өчен әзерләүдән территорияне планлаштыру документларын әзерләүгә күчү кирәклеге турында ассызыклады. Әлеге үзгәрешләр иминлек булдыру, кешенең сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян килүне булдырмый калу, шулай ук җир кишәрлекләреннән һәм башка күчемсез милек объектларыннан гражданнарның намуслы файдалану, эш итү, идарә итү хокуклары бозылуны чикләү өчен юнәлдерелгән. Моннан тыш, ТПК линияле объектлар урнаштыру буенча планлаштыру карарларының нәтиҗәлелеген дә тәэмин итәчәк.
Болар белән беррәттән, Россиянең Төзелеш министрлыгы, линияле объектларны төзү өчен максималь күләмдә яхшы шартлар тудыру өчен, ТПК әзерләүнең төгәл һәм гадиләштерелгән регламентациясенә юнәлдерелгән норматив-хокукый актларны эшләде инде. Асылда, эшче төркем утырышында министрлык РФ Хөкүмәтенең линияле объектларны урнаштыру өчен билгеләнгән территорияне планлаштыру проектларының составын һәм эчтәлеген билгели торган карар проекты әзерләнүе турында хәбәр итте. Эшче төркем әгъзаларына әлеге карар турында актив фикер алышырга һәм аны эшләп бетерүдә катнашырга тәкъдим ителде.
Моннан тыш, территорияне планлаштыру буенча документларны әзерләү һәм раслау тәртибен җайга салу буенча закон проекты эшләнгән, ул линияле объектларны Россия Федерациясе субъектларының, муниципаль районнарның яки җирлекләрнең (шәһәр округларының) ике һәм аннан артыграк территориясендә урнаштыруга корылган – мондый документлар вәкаләт бирелгән бер орган тарафыннан, “бер тәрәзә” принцибы буенча каралыр дип күзаллана. Линияле объектларның, кагыйдә буларак, берничә дистә җирлек яки шәһәр округы территориясендә урнашканлыгын исәпкә алганда, бу төзүчегә рөхсәт документларын әзерләү процессын сизелерлек җиңеләйтәчәк.
Шулай ук РФ Хөкүмәтенең “Территорияне планлаштыру буенча документлар әзерләү тәртибен раслау турында” карар проекты эшләнгән, ул расланган ТПК үзгәрешләр кертү тәртибен, дәүләти һәм муниципаль хакимият органнары белән ТПК килештерү һәм, билгеле бер икътисад өлкәсендә Территориаль планлаштыру схемасы булмаганда, ТПК әзерләү тәртибен билгели. Шулай ук Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан ТПК әзерләү буенча техник биремгә һәм аны әзерләү буенча беренчел мәгълүматларга карата таләпләрне раслау турында ведомство боерыгы әзерләнгән.
Россиянең Төзелеш министрлыгы линияле объектларны урнаштыру өчен ГПЗУ әзерләү мөмкинлеге турындагы нормаларны чираттагы тапкыр озынайтуга юл куймас өчен бөтен көчен куя, чөнки гражданнарның иминлеген һәм хокуклары сакланышын тәэмин итү хакимият органнарының төп бурычы булып тора. Ләкин болар белән беррәттән, территорияләрне линияле объектлар өчен планлаштыру буенча документларны эшләүнең һәм раслауның төгәл тәртибен регламентлый торган норматив-хокукый актларны әзерләгәндә министрлык төзүчеләрнең барлык нигезле тәкъдимнәрен дә исәпкә алачак, алар, көтелгәнчә, 2015 ел азагында расланачак һәм үз көченә керәчәк.
Россиянең Төзелеш министрлыгы