ТР Төзелеш министрлыгында Мәскәү өлкәсе хакимияте делегатлары белән очрашу булды

2015 елның 4 сентябре, җомга

Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Мәскәү өлкәсе хакимияте делегатлары белән очрашу булды. Анда Министрлык, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе җитәкчелеге, “ТР БИТИ” ДКУ, “Татинвестгражданпроект” ДУП һәм Казан шәһәре муниципалитеты вәкилләре катнашты. Мәскәү өлкәсе хакимияте делегатлары исеменнән Мәскәү өлкәсе хакимияте рәисе урынбасары Герман Елянюшкин, шулай ук Мәскәү өлкәсенең Төзелеш комплексы министрлыгы һәм төзелеш һәм ТКХ өлкәсендә региональ хакимият структуралары вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында ТР Төзелеш министрлыгы вәкилләре Мәскәү өлкәсеннән килгән хезмәттәшләренә иң яхшы тәҗрибәләрне яктыртучы презентация материалларын күрсәттеләр, шулай ук республика һәм федераль программаларны үтәү барышы турында сөйләделәр. Татарстан һәм Мәскәү өлкәсе коллегалары төзелеш һәм ТКХ өлкәсендәге тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм бер-берсен кызыксындырган сораулар бирде.


ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте материаллары нигезендә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International