РФ Хөкүмәте “Торак” федераль максатчан программасын 2020 елга кадәр озынайтты һәм аның яңа редакциясен раслады. Тиешле карар Россия Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.
“Торак” ФМП яңа редакциясе үз эченә биш кече программаны ала: “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү”, “Россия Федерациясе субъектларының торак төзелешен үстерү программаларын стимуллаштыру”, “Федераль законнарда билгеләнгән граждан категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча дәүләт бурычларын үтәү”, “Коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү”, “Аерым граждан категорияләрен торак белән тәэмин итү”.
“Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” кече программасы кысаларында яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләүләргә юнәлдерелгән чараларны дәвам иттерү планлаштырыла. 2015 елдан алып 2020 елга кадәрге чорда социаль түләүләр буенча таныклыкларны 157,36 мең яшь гаиләгә бирү планлаштырыла.
“Россия Федерациясе субъектларының торак төзелешен үстерү программаларын стимуллаштыру” кече программасы белән “Россия гаиләсе өчен торак” программасындагы чаралар арасында үзара бәйләнеш булдыру каралган. Әлеге кече программа нигезендә Россия төбәкләре белән төзелеш юнәлешендә эшләү һәм эконом класслы торак төзеләчәк районнарда социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү чаралары дәвам иттереләчәк.
“Федераль законнарда билгеләнгән граждан категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча дәүләт бурычларын үтәү” кече программасын гамәлгә ашырганда дәүләтнең аларга карата федераль бурычлары булган 53,96 мең гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Шул ук вакытта 2020 елда “мәҗбүри күченүчеләр” һәм “чернобыльчеләр” категорияләре буенча чират туры күләмдә тәэмин ителер дип көтелә.
Шулай ук, 2015 елдан башлап, әлеге кече программа буенча, дәүләт торак сертификатлары ярдәмендә, ябык административ территориаль берәмлекләрдән күчерелә торган гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк.
“Коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү” кече программасы нигезендә 2002-2010 еллар өчен “Торак” федераль максатчан программасы буенча финансланган объектларда эш төгәлләнер дип көтелә.
“Аерым граждан категорияләрен торак белән тәэмин итү” кече программасы прокурорларны, тикшерүчеләрне, Россия ГТХ министрлыгы коткаручыларын, яшь галимнәрне торак белән тәэмин итүне, БАМ зонасындагы яшәү өчен яраксыз торакларда көн күрүче гражданнарны күчерү буенча Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең аерым йөкләмәләре нигезендә тормышка ашырыла торган чараларны үз эченә ала. Әлеге кече программаны үтәү нәтиҗәсендә 2020 елга кадәр 24 мең тирәсе гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла.
2015-2020 елларда “Торак” программасы буенча тулаем финанслау күләме 691,82 миллиард сум тәшкил итәр дип күзаллана.
Беренчел мәгълүматларга караганда, әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында 230 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшыртачак.
Белешмә өчен:
Беренче тапкыр программа 2002 елда эшли башлады һәм 2010 елга кадәр планлаштырылган иде. Социаль яктан әһәмиятле һәм мөһим булуы аркасында РФ Хөкүмәте 2011-2015 елларга “Торак” ФМП раслау турында карар кабул итте. Аны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 192 мең тирәсе гаилә торак белән тәэмин ителәчәк.
Программа массакүләм рәвештә, энергетика һәм экология ягыннан нәтиҗәлелек таләпләренә җавап бирүче эконом класслы торак төзү юлы белән халык өчен торакны үтемле итүгә юнәлдерелгән, үзара бер-берсенә бәйләнгән чаралар копмлексыннан гыйбарәт.
Россиянең Төзелеш министрлыгы