Һөнәри бергәлек Төзелеш тармагын инновацияле үстерү стратегиясе турында фикер алышты

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

26 август көнне Россиянең төзелеш комплексындагы сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр комиссиясе утырышында һөнәри берләшмәләр һәм хакимият органнары вәкилләре 2030 елга кадәр төзелеш тармагын инновацияле үстерү стратегиясен эшләү буенча төп юнәлешләр турында фикер алышты. Чарада Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектурасы департаменты директоры Андрей Белюченко катнашты.

Стратегиянең проекты Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козаков йөкләмәсе буенча әзерләнә, анда Проектлаучыларның һәм эзләнүчеләрнең илкүләм берләшмәсе, Россия төзелеш фәннәре академиясе һәм Мәскәүнең дәүләт төзелеш университеты актив катнаша. “Стратегияне эшләү юлы белән без ил җитәкчелеге куйган бурычларны үтәү һәм тармакта реформа үткәрү, нәтиҗәдә әлеге реформа “җимешләреннән” тагын да нәтиҗәлерәк файдалану өчен төзелеш өлкәсендә системалы эшләүгә күчмәкче булабыз”, – дип искәртте Андрей Белюченко, комиссия утырышында чыгыш ясап.

Проектлаучыларның һәм эзләнүчеләрнең илкүләм берләшмәсе чара кысаларында үзләре тарафыннан эшләнгән 2030 елга кадәр төзелеш тармагын инновацияле үстерү концепциясе проекты белән таныштырды, стратегияне эшләүдәге төп алымнар һәм аның якынча структурасы турында сөйләде.

Асылда, проект буенча, төзелеш тармагын үстерү, шул исәптән аны инновацияле үстерү, имин һәм уңайлы тереклек тирәлеге булдыру, аны социаль-икътисади үсеш программаларын камилләштерү, Россия Федерациясенең милли куркынычсызлыгын һәм үсеш пространствосын ныгыту кысаларында яшәү буенча югары стандартлар, нәтиҗәле финанс-икътисади, техник, оештыру һәм хокукый механизмнар белән тәэмин итү  дәүләт сәясәте булып тора.

Стратегия составында, әйтик, мисал өчен, шәһәр төзелеше, торак төзелеше, инженерлык эзләнүләре, архитектура-төзелеш ягыннан проектлау, кадрлар сәясәте, тармак фәнен кертеп, берничә функциональ блокны аерып чыгарырга тәкъдим ителә, һәм бу тармакларның һәркайсы өчен локаль стратегия эшләү планлаштырыла. Стратегия шулай ук төзелеш тармагының торышына карата бәяләмәне, төрле озак вакытлы фараз вариантлары буенча үсеш күрсәткечләре приоритетларын һәм максатларын, максатчан күрсәткечләрен үз эченә алачак. Инновацияле үсеш максатларына ирешкәннән соң (“юл картасы”) барлыкка килгән чаралар планы документның әһәмиятле өлешенә әверелергә тиеш.

Утырышта катнашучылар Төзелеш тармагын инновацияле үстерү стратегиясен эшләү юнәлешләренә карата үзләренең искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Чара барышында искәртеп үтелгәнчә, документ профессионаллар һәм экспертлар берләшмәләре тарафыннан киң кырлы фикер алышуга әле чыгарылган гына һәм аны эшләп бетерү өчен барча төзелеш тармагының да актив катнашуы сорала.


Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International