Хөкүмәт торак төзелешендәге кирәгеннән артык административ киртәләрне кыскарту буенча яңа план бастырып чыгарды. Аны гамәлгә ашырганнан соң 134 бюрократик процедураның нибары 93се генә калачак. 41 киртәгә карата Төзелеш министрлыгы җитәкчелегендә күп кенә ведомстволарга көрәшергә туры киләчәк, документ, нигездә, торакны коммуналь, газ һәм электр челтәрләренә тоташтыруны гадиләштерүгә юнәлдерелгән. Коммерциячел күчемсез милеккә исә әлегә бюрократик “изү”ләргә каршы көрәшне көтәргә генә кала.
Ак йорт торак төзелеше өлкәсендәге кирәгеннән артык һәм бер-берсен кабатлый торган актларны гамәлдән чыгару буенча чаралар планын раслый торган 1554-р номерлы әмернамәне 13 августта бастырып чыгарды. Гамәлдә булган “Төзелештә административ процедураларның тулы исемлеге”н Төзелеш, Икътисад, Энергетика, Транспорт, Сәүдә-сәнәгать министрлыкларына, Ростехнадзорга һәм Мәдәният министрлыгына 134 пункттан алып 93 пунктка кадәр кыскартырга туры киләчәк, тагын дүртесенең вакытларын һәм шартларын тәгаенләү планлаштырыла.
Төзелештәге килештерүләрнең һәм белешмәләрнең санын кыскарту идеясе – административ реформадан калган “мирас”. Төзелештәге кәгазь рәсмиләштерү күләмнәрен кыскарту турында түрәләр әле 2008 елда ук, кризиска каршы чара буларак сөйли башлаган иде. 2011 елда, мисал өчен, премьер Владимир Путин девелоперларга түрәләр төзүчеләрдән таләп итәргә мөмкин булган документларның һәм процедураларның ябык исемлеген төзергә сүз бирде. 2012 елның апрелендә ул әлеге идеягә яңадан әйләнеп кайтты – бу хәл 600 номерлы май указында теркәлде.
Ак йорт тарафыннан чыгарылган хәзерге әмернамә – хөкүмәтнең әлеге исемлеккә карата өченче тапкыр якын килергә тырышуы. 2013 елдагы беренче этаптан соң анда 240 пункттан 220се калган иде, бу, асылда, президент Владимир Путин тарафыннан, 2013 елның көзендә май указларына йомгак ясаганда, тәнкыйтькә тотылды (исегезгә төшерик, төп башкаручы – президент тарафыннан төзелгән Дәүләт төзелеш агентлыгы – ул вакытта Региональ үсеш министрлыгы вәкаләтләрен үзенә алды, аннан соң исә Төзелеш министрлыгы булырга әзерләнә башлады).
Икенче этапта исемлек хәзерге 134 пунктка кадәр киметелде һәм, шул рәвешле, 2014 елның 30 апрелендә хөкүмәтнең 403 номерлы карары белән теркәлде – бу документны исә ел дәвамында Төзелеш министрлыгы Михаил Мень җитәкчелегендә әзерләде. Ведомство 2014 ел азагына кадәр әлеге исемлекне тагын 40 пунктка кыскартырга сүз бирде. Планның 13 августта гына раслануын исәпкә алсак, эш әле кызганнан кыза гына бара.
Кичә хөкүмәт бастырып чыгарган планның зур өлешен башкаручы буларак Төзелеш министрлыгы түгел, ә төзелеш килештерүләрендә министрлык белән хезмәттәшлек итүче ведомстволар торачак. Төзелеш министрлыгы, төзүчедән “Шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү системасы”нда урнаштыру өчен материаллар алып, төзелешкә рөхсәт бирү процедурасын берләштергәннән соң, Мәдәният, Транспорт һәм Икътисад министрлыклары, җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планында чагылсын өчен, анда коммуникацияләр, инженерлык челтәрләре һәм төзелештәге чикләмәләр турында белешмәләрне исәпкә алырга тиеш булачак. Төзелеш министрлыгының тагын бер идеясе – газ һәм электр, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләренә технологик тоташтырудан кала төзүчедән башка төрле техник шартлар үтәлешен таләп итүне гамәлдән чыгару, корылмаларны челтәрләргә тоташтыру өчен ресурс җиткерүчеләрнең гамәлләрен җитди регламентлау.
2015 елның маенда кискен артып китүдән кимүгә килеп төртелгән торак төзелеше ташламалы ипотека, аварияле торактан күчерү программалары һәм ТКХ фондларындагы инфраструктур проектлар хисабына дәүләтнең кризиска каршы ярдәменнән приоритет файдаланучыга әверелде. Төзелеш министрлыгында вәгъдә итүләренчә, киртәләрне киметү дәвам иттереләчәк – планда ведомствоның барлык идеяләре дә исәпкә алынмаган әле. Асылда, анда, вакыт узу белән, торакны челтәрләргә тоташтыру буенча барлык процедураларны да “бердәм инфраструктур тәрәзә” булдыруга кайтарып калдырмакчы булалар.
Коммерциячел төзелеш өчен дә административ процедураларның санын киметү буенча ведомство тәкъдимнәр җыелмасы әзерли – бюджет инвестицияләренең булмавы инде ел ярымнан артык вакыт эчендә кимүгә таба барган азмы-күпме тармакка ярдәм итү мөмкинлекләренең берсе (20 августтагы "Ъ" басмасын кара). Әлеге планның иң соңгы, теркәлгән сроклы пункты елдан артык вакыт эчендә, 2016 елның сентябрендә эшләнеп бетәргә тиеш. Ул вакытта хөкүмәтнең дә, аннан соң Дәүләт Думасының да коммерциячел күчемсез милеккә “кулы” җитәчәк, әлегә исә фаразларга гына кала.
Россиянең Төзелеш министрлыгы