Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә бала бакчасын ачты

2015 елның 21 августы, җомга
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Бәләкәч» яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Бинаның гомуми мәйданы 2639 кв.м.
Балалар бакчасында музыка һәм физкультура заллары, татар теле кабинеты, психологик бушану бүлмәсе бар.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров районда 20 ел буена балалар бакчалары төзелмәве турында әйтте. Быел шәһәр балалар бакчалары төзүнең республика программасына кертелгән.

«Балаларыбызның киләчәге – тормышта иң мөһиме, - дип башлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов. – Балалар бакчасындагы җитди әзерлектән башка мәктәптә конкуренциягә сәләтле булу авыр. Шуңа күрә балалар бакчалары төзелергә тиеш». Рөстәм Миңнеханов бөгелмәлеләрне яңа объект ачылу белән котлады.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм башкалар балалар бакчасы бинасын карап чыктылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International