Россия түрәләре ала торган ришвәтнең уртача күләме, 2014 ел белән чагыштырганда, ике мәртәбә арткан. Әгәр дә моннан бер ел элек ришвәтнең һәм коммерциячел сатып алуның уртача күләме 109 мең сум булса, хәзер инде ул 208 мең сум тәшкил итә. “Известия” хәбәрчеләренә ЭЭМ хезмәткәрләре әнә шундый мәгълүматлар җиткергән. Экспертлар фикеренчә, Россиядә ришвәтнең уртача артымы валюталарның ныклы волатильлегенә һәм инфляциягә бәйле.
Бу хакта тулырак итеп биредән укыгыз: Коррупциягә каршы бюллетень "Россиядә ришвәтнең уртача күләме ике мәртәбә арткан".
ТР ДТКИ матбугат хезмәте