“ТКХ хезмәтләреннән файдаланучылар өчен әлифба” күпфатирлы йорт белән идарә итүдә белемнәрен арттырырга теләүчеләр өчен. Әлеге китап торак хезмәтләреннән файдаланганда, алардан рациональ файдалану һәм йортта энергосервис чаралары үткәрү, ахыр чиктә коммуналь түләүләрдә акчаны янга калдыру буенча белемле заказчы булырга өйрәтер.
Белешмә материал күпфатирлы йортта гомуми милекнең составы, аны карап тоту һәм агымдагы ремонтлау, милекчеләрнең гомуми җыелышын үткәрү, коммуналь хезмәтләр күрсәтү, капиталь ремонтны оештыру һәм үткәрү кебек күп кенә мәсьәләләрдә торак законнары буенча җентекле аңлатмаларны үз эченә ала. Тармакның специфик мәсьәләләре китапта рәсемнәр белән, аңлаешлы телдә аңлатылган.
“ТКХ әлифбасы”н булдыру, сүз дә юк, халкыбызның мәгълүмат белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен арттырачак, өлкән яшьтәгеләргә дә, яшьләргә дә, коммуналь хезмәтләрдән файдаланучы буларак, хокукларын һәм бурычларын аңлатырга мөмкинлек бирәчәк, бусы аеруча да әһәмиятле, – диелә Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Меньның укучыларга карата сәламләү сүзләрендә.
“ТКХ әлифбасы”н моннан күчереп алырга була.
Россиянең Төзелеш министрлыгы