Татарстан Россиядәге 2015 елда федераль бюджеттан торак төзелешен үстерүгә акча бүлеп биреләчәк 12 субъект арасына кертелде. Республика бу максатлар өчен барлыгы 377 миллион 807 мең сум акча алачак. Акча 2011-2015 еллар өчен “Торак” (“Жилище”) федераль максатчан программасының “РФ субъектларының торак төзелешен үстерү программаларын стимуллаштыру” кече программасы кысаларында бүлеп бирелә. Барлыгы исә төбәкләр арасында 2993,789 млн сум бүленәчәк.
"Субсидияләр РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына нәтиҗәле шәһәр төзелеше сәясәте үткәрүгә, эконом класслы торак төзелеше өчен шартлар тудыруга, торак төзелеше базарын демонополизацияләүгә һәм анда көндәшлек үстерүгә стимул бирергә тиеш", - диелә РФ Хөкүмәтенең Министрлар Кабинетының сайтында бастырылган әмернамәсендә.
tatcenter.ru