Россия Президенты төзелеш тармагында эшләүчеләрне һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре – Төзүчеләр көне белән котлады

2015 елның 7 августы, җомга

Хөрмәтле дуслар!

Сезне җәмгыятьтәге иң тыныч, иҗади һәм ихтирамга лаек булган һөнәрләрнең берсе булган Төзүчеләр көне белән тәбрик итәм.

Күп буын инженерларның, проектлаучыларның, эшчеләрнең, белгечләрнең хезмәте һәм сәләте нәтиҗәсендә безнең илдә шәһәрләр һәм салалар торгызылды, энергетика, социаль өлкә, транспорт инфраструктурасы булдырылды, эре-эре җитештерү комплекслары сафка бастырылды.

Шунысы сөенечле: сез барлыкка килгән хезмәт традицияләрен саклыйсыз һәм иҗади яктан үстерәсез, экологик яктан чиста һәм имин технологияләрне, алдынгы инженерлык эшләрен киң җәелдерәсез. Профильле белем алу өчен дә, квалификацияле кадрлар әзерләү өчен дә күп нәрсәләр эшләнә. Ассызыклап үтәм: иң әһәмиятле булган өстенлекле мәсьәләләрнең чишелеше – гражданнарны үтемле торак белән тәэмин итү, заманча предприятиеләр төзү, территорияләрне төзекләндерү күп очракта сезнең һөнәри осталыкка, компетентыгызга, эшегезгә карата җаваплы карашыгызга бәйле.

Иң изге теләкләр генә телим сезгә.

 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International