2016 елда торак тапшыру күләме кимендә 70 миллион квадрат метр тәшкил итәргә мөмкин

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

РФ Төзелеш министрлыгы фаразларына караганда, 2016 елда торак тапшыру күләме кимендә 70 миллион квадрат метр тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень 5 август көнне дәүләт башлыгы Владимир Путинның Россия Хөкүмәте әгъзалары катнашында узган киңәшмәсендә җиткерде. 

Михаил Мень докладында билгеләп узганча, кайбер экспертларның 2015 елда торак төзелеше күләменең – 2, ә ипотека кредитының 4 мәртәбә кимүе хакында тискәре фаразлары, бәхеткә, дөреслеккә туры килмәде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, 2015 елның беренче яртыеллыгында 34,3 миллион квадрат метр торак тапшырылды, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырмача 15%ка күбрәк. “2015 елның 1 июленә карата булган мәгълүматлар буенча, 468 миллиард сумлык 288 мең ипотека кредиты бирелгән, бу узган елгы күрсәткечтән 40,7%ка кимрәк, ләкин фаразланган күрсәткечләрдән артыграк. Ташламалы ипотека ярдәмендә берничә мәртәбә кимүдән котылырга мөмкин булды, әлеге программа нигезендә 25 июльгә кадәр 120 миллиард сумлык 68 ташламалы кредит бирелгән”, – диде Михаил Мень.

Ул ассызыклап үткәнчә, хәзерге вакытта 2016 ел түгел, ә 2017-2018 еллардагы чор әһәмиятле. “Бүген без үз алдыбызга нәкъ менә әлеге чорда төзелешне стимуллаштыру бурычын куябыз. Хәзер инде әзер инфраструктуралы сәнәгать территорияләрен комплекслы үстерүгә бәйле булган мәсьәләләрне җайга салу эшләре актив алып барыла.  Бу региональ һәм җирле хакимиятләргә мондый территорияләрне комплекслы үстерергә, әлеге процесска күчемсез милекнең барлык хуҗаларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.  Тиешле закон Дәүләт думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде”, – дип сөйләде Михаил Мень.

Россиянең төзелеш министры шулай ук азат ителүче барлык ресурсларны иң беренче чиратта “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында һәм эконом-класслы торак төзелешендәге беренчел торак базарына ярдәм итүгә һәм, аларда территорияләрне комплекслы үзләштерү проектларын тормышка ашыру өчен, җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итүгә юнәлтергә кирәклеген дә билгеләп узды. “Бу мәсьәләне хәл итү өчен “Торак” (“Жилище”) федераль максатчан программасын тирәнтен үзгәртергә, яңа берләштерелгән үсеш институты инструментларын аның белән синхронлаштырырга планлаштырабыз”, – диде министр.


Россиянең Төзелеш министрлыгы

Россия Президентының матбугат хезмәте фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International