2015 елның сентябрендә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы катнашында әзерләнгән, үзирекле төзелеш гыйбарәсен һәм мондый объектка карата милек хокукын тану өчен шартларны катгыйландыруны күздә тотучы закон үз көченә керә.
“Россия Федерациясе Гражданнар кодексының беренче өлешендәге 222 статьяга һәм “Россия Федерациясе Гражданнар кодексының беренче өлешен гамәлгә кертү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында”гы 258-ФЗ номерлы Федераль закон 2015 елның 13 июлендә Президент тарафыннан имзаланды, ә 15 июльдә – рәсми төстә бастырып чыгарылды.
Россия Төзелеш министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, соңгы вакытта үзирекле төзелеш эшләре алып бару (нигездә күп катлы торак йортлар һәм коммерциячел төзелмәләр) проблемасы куркыныч масштабка җитте. Региональ һәм муниципаль хакимиятләр вәзгыятьне мөстәкыйль генә хәл итә алмый. Намуссыз төзүчеләр законнардагы “уемтык”лардан файдалана – рөхсәт документларыннан башка гына яки бирелгән рөхсәт кәгазендәге параметрларны исәпкә алмыйча күпфатирлы йортлар, таунхауслар, офис биналары төзи, ә аннан соң әлеге объектларны һәм корылмаларны судлар аша, үзирекле төзелешкә карата милек хокукын даулап, законлаштыралар. Мондый шикаятьләр буенча карарлар кабул иткәндә судлар төзүче тарафыннан Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы таләпләренең үтәлмәвен исәпкә алмый, шуңа бәйле рәвештә, төзүче территориаль планлаштыру документларындагы, территорияне планлаштыру документларындагы таләпләрне, шулай ук җирдән файдалану һәм төзү кагыйдәләрен үтәмәү өчен мөмкинлек таба. Нәтиҗәдә үзирекле төзелеш корылмаларына карата суд тәртибендә милек хокукын тану тәҗрибәсе барлыкка килде, бу исә шәһәр төзелеше законнарындагы таләпләрне урап узуга юнәлдерелгән.
Моңа нокта кую өчен, шулай ук коррупция куркынычларын киметү максатларында 258-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Ул нигездә үзирекле төзелеш гыйбарәсен тәгаенли: “Билгеләнгән тәртиптә бирелмәгән җир кишәрлегендә яки аннан рөхсәтле файдалану анда әлеге объектны төзүне тыя торган җир кишәрлегендә торгызылган, төзелгән яки моның өчен кирәкле рөхсәтләрне алмыйча гына яки шәһәр төзелеше һәм төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре бозылып торгызылган, төзелгән бина, корылма яки башка төрле төзелмә үзирекле төзелмә була”. Шул рәвешле, әгәр дә элек объектны үзирекле төзелмә дип тану өчен кирәкле критерийларның берсе булып шәһәр төзелеше һәм төзелеш нормаларының һәм кагыйдәләренең җитди төстә бозылуы саналган булса, хәзерге вакытта теләсә нинди, хәтта булмаган җитешсезлек очраклары да моңа сәбәп була ала.
Бер үк вакытта әлеге үзгәрешләр үзирекле төзелмәгә карата суд тарафыннан (яисә законнарда каралган башка төрле тәртиптә) милек хокукын тану мөмкинлеге булган шартларны да катгыйландыра. Элек, корылманы саклап калу өчен, аның башка затларның хокукларын бозмавы, шулай ук гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмавы да җитеп тора иде. Хәзер исә төзегән затта мондый объектны төзү рөхсәт ителә торган җир кишәрлегенә карата хокуклар булу һәм төзелеш корылмасының территорияне планлаштыру документларында, җирдән файдалану һәм төзү кагыйдәләрендә билгеләнгән параметрларга яки башка төрле документларда булган төзү параметрларына карата мәҗбүри таләпләргә туры килүе таләп ителә.
Моннан тыш, 258-ФЗ номерлы Федераль законда үзирекле төзелмәләрне сүтү буенча җирле үзидарә органнарының да хокуклары һәм бурычлары билгеләнә. Закон буенча, әгәр дә объект аны торгызу максатлары өчен билгеләнгән тәртиптә бирелмәгән җир кишәрлегендә торгызылса, әгәр дә бу кишәрлек территориядән файдалану буенча махсус шартлар булган зонада яки гомуми файдаланудагы территориядә яки федераль, региональ яки җирле әһәмияттәге инженерлык челтәрләрен читкә чыгару полосасында урнашса, җирле хакимият органнары аны сүтү турында карар кабул итәргә хокуклы.
Үзирекле төзелмәне сүтү турында карар кабул ителгән көннән алып җиде көн эчендә җирле үзидарә органы аны төзегән затка әлеге карарның күчермәсен җибәрә, бу документта төзелмәне сүтү вакыты билгеләнгән булырга тиеш. Әгәр дә үзирекле төзелеш эшләрен башкарган зат ачыкланмаса, җирле хакимиятләр җиде көн эчендә сүтү планлаштырылуы хакында хәбәр бастырырга тиеш, бары тик шуннан соң ике ай узгач кына әлеге объектны сүтәргә мөмкин булачак.