РФ Хөкүмәте проектлаганда һәм төзегәндә зарури стандартлар исемлегенә үзгәрешләр кертте

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Проектлаганда һәм төзегәндә зарури кулланыла торган илкүләм стандартларның һәм кагыйдәләр җыелмасының исемлегенә үзгәрешләр кертү турындагы карар проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтенә раслау өчен кертелде. Документ Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан әзерләнгән.

Норматив акт проектында РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 26 декабрендәге “Аларны мәҗбүри нигездә куллану нәтиҗәсендә “Биналарның һәм корылмаларның иминлеге турында техник регламент хакында” Федераль закон таләпләренең үтәлеше тәэмин ителә торган илкүләм стандартлар һәм кагыйдәләр җыелмасы (мондый стандартларның һәм кагыйдәләр җыелмасының өлешләре) исемлеген раслау турында” 1521 номерлы карарына (1521 исемлек) төзәтмәләр кертүне күздә тота.

Норматив акт проекты исемлеккә кертелгән кайбер норматив документлар эчтәлегенең әлеге документларны карау нәтиҗәсендә үзгәрүенә бәйле рәвештә, шулай ук 1521 номерлы карарны бастырып чыгарганнан соң Россиянең Төзелеш министрлыгына ирештерелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып эшләнгән. “Норматив-хокукый база даими үзгәреп тора – яңалары эшләнә һәм гамәлдә булган техник нормалар актуальләштереп торыла, бу исә зарури стандартлар һәм кагыйдәләр җыелмасы исемлеген даими рәвештә яңартуны таләп итә”, – дип аңлатты Россия Төзелеш министрлыгының шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектура департаменты директоры Андрей Белюченко.

Болар белән беррәттән, әлеге документны әзерләү кайбер нормаларны һәм таләпләрне зарурилар составына кертүгә бәйле барлыкка килгән кайбер каршылыкларны бетерү кирәклеге белән дә аңлатыла. Әйтик, карар проектында 1521 исемлектән 23 сәгатьтән соң функцияләү режимлы предприятиеләрне һәм кибетләрне торак йортларның беренче катларында урнаштыруны тыя торган норманы төшереп калдыру күздә тотыла.

Барлыгы исә, норматив акт проекты буенча, 1521 исемлекнең 9 пунктына үзгәрешләр кертеләчәк. Моннан тыш, исемлекне “Бетоннар. Контрольлек итү һәм ныклыгын бәяләү кагыйдәләре” дигән ГОСТ 18105-2010 һәм “Автомобиль юлларында һәм шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрендә тышкы реклама. Тышкы реклама чараларына карата гомуми техник таләпләр. Урнаштыру кагыйдәләре” дигән ГОСТ Р 52044-2003 кагыйдәләренең кайбер бүлекләре белән тулыландыру планлаштырыла.


Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International