Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе 2015 елның 1 июленнән 14енә кадәр Татарстан Республикасы төзелеш объектларында хезмәт сагы өлкәсендә 83 җитешсезлек очрагын ачыклады

2015 елның 18 июле, шимбә

Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан, 2015 елның 1 июленнән 14енә кадәр, Татарстан Республикасы төзелеш объектларында  хезмәт сагы өлкәсендә 83 җитешсезлек очрагы ачыкланды, административ хокук бозулар турында 36 беркетмә төзелде. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында бүген булып узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоэлемтә рәвешендә узган конференцияне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Ирек Фәйзуллин искәртеп узганча, 2015 ел башыннан бирле республикада Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 641 тикшерү үткәрелгән. Хезмәт сагы кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми 12 миллион 999 мең сумлык 391 карар чыгарылган. “Татарстан Республикасы төзүчеләр берләшмәсе” үзеннән-үзе җайга салынулы оешма тарафыннан ҮҖС әгъзалары булган 587 оешма тикшерелгән.

Ел башыннан бирле хезмәт сагы буенча җитешсезлекләре булган оешмалар арасыннан 210 оешма дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 125 Таныклыкның гамәли вакыты 2 айга кадәр туктатылган, 28 Таныклык гамәле туктатылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International