Хәзерге вакытта “РэмЭксСтрой” ҖЧҖ оешмасы (төзүче һәм генподрядчы оешма) тарафыннан Казан шәһәренең Киров районында, Иволев урамындагы 7 нче йорт адресы буенча 9 катлы 71 фатирлы торак йорт төзелеше бара.
Әлеге объект күзәтелергә тиешле булып санала. Төзүнең заказчысы – ЭЭМның Идел буе төбәге буенча 11 ЦЗЗ ВВ. Проектчы оешма – “Агрогазстрой” ҖЧҖ.
Төзелеш эшләре Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләти ведомстводан тыш экспертиза идарәсе тарафыннан бирелгән 2011 елның 17 мартындагы эш проектына карата уңай дәүләти экспертиза бәяләмәсе нигезендә алып барыла. 2012 елның 25 сентябрендәге RU16301000-97-ж номерлы рөхсәт кәгазе Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты тарафыннан бирелгән.
Инспекция тарафыннан законнарда билгеләнгән тәртиптә, төзүче төзелешне башлау турында хәбәр иткән вакыттан алып, дәүләт төзелеш күзәтчелеге гамәлгә ашырыла.
Элегрәк ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында, шулай ук төзелешне тәмамлау турында хәбәрләр ТР ДТК инспекциясенә җиткерелмәде.