Хөрмәтле коммерциячел булмаган оешмаларның вәкилләре!
Игътибарыгызга җиткерәбез: 2015 елның августында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның III республика форумын үткәрү планлаштырыла. Форум кысаларында селекция чаралары үтәчәк, СО НКО буенча иң яхшы гамәли күргәзмәләр эшләячәк, җыентык бастырып чыгарылачак.
Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның III республика форумына әзерлек һәм аны үткәрүгә карата оештыру комитеты утырышында Форумга әзерлек буенча проект планы эшләнде, аны тулыландыру буенча тәкъдимнәрегезне Сез ТР Иҗтимагый палатасының электрон адресына җибәрә аласыз.
Форумда катнашу буенча теркәлү өчен катнашучы гаризасын тутырырга һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының op.rt@tatar.ru электрон адресына 2015 елның 5 августына кадәр җибәрергә кирәк.
Барлык кирәкле мәгълүматны, материалларны, шулай ук Форумда катнашу өчен гариза тапшыру рәвеше турында Сез ТР Иҗтимагый палатасының рәсми сайтында, “Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның III республика форумы” дигән бүлектә белә аласыз.