Бүген ТР Дәүләт торак инспекциясендә Көнбатыш территориаль орган консультанты Романова Вера Владимировнаны лаеклы ялга озаттылар. ТР ДТК инспекциясе исеменнән Вера Владимировнаны Инспекция башлыгы урынбасары Л.З. Фатыйхов котлады һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Вера Владимировна – тәҗрибәле хезмәткәр һәм югары квалификацияле белгеч, дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасында 13 елдан артык эшләде.