Бүген парламентның утырышлар залында бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Хөкүмәт әгъзалары һәм башкалар катнаша.
Президиум парламентарийларга карап тикшерү өчен 44 мәсьәлә кертте, шул исәптән 7 Татарстан Республикасы законы проекты һәм 30 федераль законнар проектлары һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативалары. Тугызынчы утырышта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне сайлау турындагы мәсьәләләрне карау планлаштырыла. Бүген, 8 июльдә, гамәлдәге Вәкаләтле вәкилләрнең вәкаләт сроклары бетә. Закон буенча, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кандидатураларын Республика Президенты тәкъдиме буенча парламент раслый. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов әлеге вазифаларга сайлау өчен Сәрия Сабурская һәм Гүзәл Удачина кандидатураларын тәкъдим итте. Беренче укылышта 6 закон проектын карап тикшерү планлаштырыла, шул исәптән – Татарстан территориясендә муниципаль җир контрольлеген гамәлгә ашыру тәртибе турында. Беренче укылыш өчен әзерләнгән кайбер закон проектлары республикада гамәлдә булган законнарга үзгәрешләр кертә - җирлекләргә финанс ярдәме төбәк фондыннан дотацияләр хисаплау һәм бирү буенча җирле үзидарә органнарына дәүләт вәкаләтләре бирү турында, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында, намус иреге турында һәм дини берләшмәләр хакында, 2015 ел өчен һәм 2016 һәм 2017 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында. Шулай ук “Россия Федерациясе Торак кодексының 193 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 788721-6 номерлы Федераль закон (квалификация аттестаты алырга тиеш булган лицензиатның (лицензия алырга теләүченең) вазифаи затлар даирәсен тәгаенләү өлешендә) һәм “Ветераннар турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” 794488-6 номерлы Федераль закон (хәрби хәрәкәт инвалидларын һәм ветераннарын, шулай ук вафат (һәлак) булган хәрби хәрәкәт инвалидларының һәм ветераннарының гаилә әгъзаларын, торак биналарга мохтаҗ буларак исәпкә куелу датасына карамастан, федераль бюджет акчалары хисабына торак белән тәэмин итү өлешендә) проектлары карап тикшереләчәк.