ТР Төзелеш министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Киңәшмә барышында Министрлык алдында торган агымдагы мәсьәләләр, шулай ук атналык план каралды.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин кадрлардагы үзгәрешләр турында сөйләде. Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Президентының төзелеш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе итеп танытылды. Моңа кадәр Фәрит Мөдәррис улы ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары вазифасында иде. Министрның беренче урынбасары вазифаларын башкаручы булып Алмаз Әхмәтшин, министр урынбасары итеп Илшат Гыймаев билгеләнде.

Ирек Әнвәр улы 2016 елгы программаларны формалаштыру мәсьәләләренә җентекләбрәк тукталды, нигездә муниципаль берәмлекләр территорияләрендә “Су объектларында территорияләрне төзекләндерү” исемле эш программасын формалаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Ведомство башлыгы шулай ук өлешләп төзү объектларында контрольлек итү өлешендә эшләрне тизләтү кирәклеге турында да искәртте.


ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International