2015 елның 26 июнендә 14.00 сәгатьтә ТР ДТК инспекциясе башлыгы карамагындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы була.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
1. Коррупциягә каршы көрәш буенча законнардагы үзгәрешләр.
2. ТР ДТК инспекциясенең дәүләт гражданлык хезмәткәрләре, шулай ук балигълык яшенә җитмәгән балаларын да исәпкә алып, гаилә әгъзалары тарафыннан 2014 ел өчен тапшырылган үзләренең керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрне тутыруны тикшерү нәтиҗәләре хакында.
3. “Инспекциядә коррупция булу яки булмау турында” җәмәгатьчелек фикерен белү максатында үткәрелгән социологик сораштыру нәтиҗәләре хакында.
4. 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен Экспертизалар, тикшеренүләр һәм сынаулар үткәрүне күзәтү буенча территориаль орган эшчәнлеге хакында.
4.1. “Вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану” турында РФ ҖК 285 статьясына күзәтү ясау.
4.2. ТР ДТК инспекциясенең структур бүлекләре белән Территориаль органның хезмәттәшлек итү регламенты үтәлеше.
Дәүләт хезмәте, кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлек материалларына нигезләнеп, ТР ДТКИ матбугат хезмәте