2015 елның 24 июнендә Россиянең Төзелеш министрлыгында кызыксынган иҗтимагый оешмалар, профильле ведомстволар һәм төзүчеләр катнашында РФ Хөкүмәтенең “Инвалидларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, торак бинаны яраклаштыру буенча таләпләр раслау хакында”гы карарының проекты буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне РФ төзелеш министры урынбасары Елена Сиэрра үткәрде.
Карар проекты, инвалидларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, торак бинаны яраклаштыру буенча оештыру, инженерлык-техник, хокукый һәм башка төрләре башкарылырга тиешле мәҗбүри таләпләрне билгели. Әлеге таләпләр инвалидларның һәм инвалид балалары булган гаиләләрнең, милек рәвеше нинди булуга карамастан, даими яшәү өчен билгеләнгән торак биналары өчен гамәлдә булачак.
Документ янәшә территорияне, бусагаларны, керү мәйданнарын, фатирныкы булмаган коридорларны, ишекләрне һәм ишек уемнарын җиһазлауга карата гомуми таләпләрне үз эченә ала. Торак бинаны яраклаштыру буенча аерым таләпләр куела.
Проектта шулай ук, инвалидның ихтыяҗларын исәпкә алып һәм торак бинаны яраклаштыру дәрәҗәсен бәяләп, дифференциацияләнгән таләпләрне тормышка ашыру мөмкинлеге дә карала. Документта мондый бәяләү һәм башкару өчен мәҗбүри булган чаралар исемлеген төзү процедурасы җентекләп тасвирланган.
Киңәшмәдә катнашучылар карар проектына принципиаль теләктәшлек күрсәтте. Аерым пунктларга карата ясалган кисәтүләр һәм җиткерелгән тәкъдимнәр ай азагына кадәр проектка кертеләчәк. Моннан тыш, проектны Россиянең Хезмәт һәм Финанс министрлыгы да килештерергә тиеш булачак, соңгысы бу чараларны финанслау өчен чыганаклар эзләү буенча үз тәкъдимнәрен кертәчәк.
Киңәшмәдә “Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте”, “Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте”, “Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте” иҗтимагый оешмалары вәкилләре, шулай ук Россия Хезмәт министрлыгының инвалидлар эшләре буенча департаменты, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының социаль үсеш һәм приоритет программалар икътисады департаменты, “Шәһәр икътисады институты”, “ТКХда реформа үзәге” ДКУ, Мәскәү шәһәренең халыкны социаль яклау департаменты һәм башка дәүләт ведомстволарының профильле бүлекләреннән җитәкчеләр катнашты.