Россия Төзелеш министрлыгы газ челтәрләренә тоташтырганда административ процедураларны оптимальләштерергә тәкъдим итә

2015 елның 23 июне, сишәмбе

Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында инженерлык-техник тәэминат челтәрләренә тоташтыру һәм мондый челтәрләргә технологик тоташтыру өчен техник шартлар тудыруга бәйле 20дән артык административ процедура үтү кирәклеген бетерү турында сүз алып барыла. Бу хакта ведомство башлыгы Михаил Мень “Россия Федерациясе авыл җирлекләрен газлаштыру турында” Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә булып узган киңәшмә барышында хәбәр итте. Чара 23 июнь көнне Карелия Республикасының Петрозаводск шәһәрендә булды.

Михаил Мень сөйләгәннәрдән аңлашылганча, хәзерге вакытта Россиянең Төзелеш министрлыгы, башка ведомстволар белән берлектә, Торак төзелеше өлкәсендәге процедураларның тулы исемлегенә кертелгән кирәгеннән артык һәм бер-берсен кабатлый торган процедураларны алга таба гамәлдән чыгару буенча норматив-хокукый база әзерләүгә карата чаралар планы раслау турында әмернамә проекты әзерләде һәм Россия Хөкүмәтенә кертте.

Нигездә, министр сүзләренә караганда, газ куллану һәм газдан файдалану җайланмасы челтәрләрен тоташтыру өчен әзер булу турындагы актларны, газ бүлү челтәрләренең мөлкәти кирәк-яракларын чикләү актын, газ бүлү челтәрләре объектлары буенча якларның эксплуатацион җаваплылыгын чикләү актын,  газ бүлү челтәренә тоташтыру (технологик тоташтыру) турында актны бер документка берләштерү планлаштырыла. Нәтиҗәдә төзүчегә челтәр оешмасы белән күп төрле документлар (актлар) рәсмиләштерү зарурлыгы юкка чыгачак, бу исә, үз чиратында, төзүченең вакытын янга калдырачак“, – дип аңлатты Михаил Мень.

Ул ассызыклап узганча, План кысаларында техник шартларны рәсмиләштерүне, шул исәптән газ челтәрләренә тоташтырганда, унификацияләү буенча да чараларны гамәлгә ашыру карала. “Хәзерге вакытта һәр челтәр оешмасының техник шартларны рәсмиләштерү буенча үз таләпләре бар, бу өстәмә административ киртәләр тудыра”, – диде Россия төзелеш министры.

Ул шулай ук проект документларына экспертиза ясаучы оешмаларны мондый проект документларының техник шартларга туры килү-килмәвен тикшерергә мәҗбүр ителәчәге турында да әйтеп узды, бу хәзерге вакытта челтәр оешмалары белән булган күпсанлы килештерүләрне юкка чыгарырга ярдәм итәчәк.


Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International