Бердәм техник заказчы булдыру турында федераль закон проекты хакында бар халыкка ачык фикер алышу булды

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы федераль бюджет хисабыннан гражданнар өчен билгеләнгән капиталь төзелеш объектлары өлкәсендә техник заказчы функцияләрен этаплап үзәкләштерүне күз уңында тотучы федераль закон проекты әзерләде. Бу хакта журналистларга Россия төзелеш министры Михаил Мень 19 июнь көнне булып узган XIX Петербург халыкара форумы кысаларында хәбәр итте. Хәзерге вакытта проект җайга салу йогынтысын бәяләү процедурасын уңышлы гына узды.

Закон проекты федераль бюджет объектларын төзү процессларын оптимальләштерүгә корылган һәм бердәм техник заказчы булдырып, аларны төзегәндә һәм үзгәртеп корганда техник заказчы функцияләрен яңа структура башкарачак объектлар исемлеген билгеләүгә, шәһәр төзелеше мөнәсәбәтләренең яңа субъектының вәкаләтләрен билгеләүгә юнәлдерелгән.

Гражданнар өчен билгеләнгән объектларны төзү өлкәсендә техник заказчы функцияләрен үзәкләштерү әзерләнә торган проект документларының сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Технологик бурыч-максатка, проектлау һәм инженерлык эзләнүләрен башкаруга карата бурыч-максатларга һәм бердәм техник заказчы тарафыннан проект документларын әзерләүгә бердәм таләпләр куела. Типик проектларны куллану федераль бюджет хисабына гражданнар өчен билгеләнгән объектларны проектлауга һәм төзүгә тотылучы бюджет акчасын киметергә булышачак, бу исә, үз чиратында, файдалануга тапшырылучы объектларның сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

“Техник заказчы функцияләрен үзәкләштерү шулай ук контроль-күзәтчелек органнары, шул исәптән финанс контрольлеге органнары тарафыннан бердәм техник заказчы эшчәнлеген тикшереп торуны да арттырачак”, – дип аңлатты Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Михаил Мень.


Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International