Бүген Казан шәһәренең “Ривьера” комплексында “Хезмәт сагы белән идарә итүдә системалы гамәлләр: үсеш проблемалары һәм перспективалары” темасына хезмәтне саклау буенча республика киңәшмәсе узды, чара төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы белән бергә оештырылды.
Киңәшмәдә төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән киңәшмәдә Региональ органның капиталь төзелеш объектларын төзүне һәм үзгәртеп коруны күзәтү буенча 5 номерлы бүлек консультанты Кирилл Владимирович Козырев катнашты.
К.В. Козырев “Биеклектә эшләгәндә хезмәт иминлеген оештыру” исемле беренче секциядә “Биектә эшләр башкарганда ТР ДТК инспекциясе тарафыннан тикшерүләр үткәрү” темасына доклад белән чыгыш ясады. Аның чыгышында киңәшмәдә катнашучыларга республиканың төзелеш мәйданнарында биек җирләрдә эшләгәндә еш җибәрелә торган хаталарны тасвирлаган фотолар, шулай ук хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгы өлкәсендә Инспекция тарафыннан күрелүче административ чаралар динамикасы күрсәтелде. Имин эш урыннары булдыруга, шәхси саклык чараларына һәм технология процессларына карата таләпләргә аеруча зур игътибар бирелде. Чыгышының азагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җиткерелде.