Инспектор аңлата: Төзүче төзелешнең, реконструкцияләүнең тәмамлануы турында Инспекциягә хәбәр итәргә тиешме?

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Сорау: Төзүче төзелешнең, реконструкцияләүнең тәмамлануы хакында Инспекциягә хәбәр итәргә тиешме?

Җавап: Объект төзелеше, аны реконструкцияләү фактта тәмамлангач, объектны төзү, реконстуркцияләү барышында, төзелеш материалларын (эшләнмәләрен) куллану аркасында җибәрелгән барлык җитешсезлекләрне бетергәннән соң, шулай ук объектны төзү, реконструкцияләү белән бәйле барлык эшләрне башкаруга карата башкарма документларны рәсмиләштергәннән соң, төзүче (техник заказчы) Инспекциягә капиталь төзелеш объекты төзүнең, реконструкцияләүнең тәмамлануы турында хәбәрнамә җибәрә.


Искәрмә: Инспекция эшчәнлеге турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар архивы белән "Матбугат хезмәте. Инспектор аңлата" бүлегендә танышырга була. Мәгълүмат рус һәм татар телләрендә. 


ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International