12 июнь көнне илебез бик тә мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия көнен яки, әлеге бәйрәм 2002 елга кадәр аталганча – Россиянең дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгән көнне билгеләп үтә. Илдәге иң “яшь” дәүләт бәйрәмнәренең берсе.
1990 елның 12 июнендә РСФСРның беренче Халык депутатлары корылтае Россиянең дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итә, анда Россия Конституциясенең һәм аның законнарының өстенлеге игълан ителә. Бу вакытка СССРның күп кенә республикалары үзенең суверенлыгы турында карар кабул иткән була инде, шуңа күрә әлеге документ республикаларның һәркайсы бәйсезгә әверелгән шартларда кабул ителә. Россиянең дәүләтчеллеген ныгытуда илгә яңа исем сайлау – Россия Федерациясе (Россия) – иң әһәмиятле югарылык ноктасына әверелә.
Сүз уңаеннан, нәкъ менә 12 июнь көнне, “бәйсезлектән” кала, Россия беренче Президентына да ия була – шушы көнне, ләкин инде 1991 елда, ил тарихында беренче тапкыр бөтен халык өчен ачык президент сайлаулары үтә, анда Б.Н. Ельцин җиңеп чыга. Ул, 1994 елда үзенең указы белән, 12 июньгә дәүләт әһәмияте өсти, ә бәйрәм үзе – Россиянең дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгән көн буларак атала башлый, аны гади генә итеп Бәйсезлек көне дип тә йөртәләр.
Ләкин Россиянең яңа тарихы башлангычын билгеләрдәй төп дәүләт бәйрәмен булдырырга теләү килбәтсезрәк килеп чыга. Халык аны төрлечә атый, ә ул елларда халык арасында үткәрелгән сораштырулар россиялеләрнең әлеге бәйрәмне аңламавын күрсәтә. Күпләр өчен 12 июнь тагын бер ял көненә әверелә, бу көнне кая да булса ял итәргә яки бакчага, түтәлләрдә эшләр өчен барырга мөмкин. Россиянең кайбер шәһәрләрендә массакүләм күңел ачулар үткәрелсә дә, әллә ни колач җәюләр күзәтелми.
1998 елда әлеге бәйрәм уңаеннан ясаган чыгышында Борис Ельцин 12 июньгә карата әйтелүче тәнкыйть сүзләренә нокта куярга тырышты, аны Россия көне буларак бәйрәм итәргә тәкъдим итте. Ләкин бәйрәм бары тик 2002 елның 1 февралендә генә рәсми исем ала, ул чакта РФ Хезмәт кодексының яңа нигезләмәләре гамәлгә керә.
Ә 2001 елда, Россиянең дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителү көне уңаеннан Кремльдә чыгыш ясаганда, РФ Президенты В.В. Путин: “Безнең яңа тарихыбыз шушы документтан башланды. Демократик, гражданлык ирекләрендә һәм закон өстенлегенә нигезләнгән дәүләт тарихы. Ә аның төп максаты – уңыш, муллык һәм гражданнарның иминлеге”, – диде.
Бүген Россия көне патриотик төсмер ала һәм илкүләм берләшү һәм Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символына әйләнә бара. Бу – ирек, гражданлык дөньясы һәм закон һәм гаделлек нигезендә барлык кешеләрнең килешүенә корылган бәйрәм.
12сеннән 14 июньгә кадәр – ял көннәре.
calend.ru