“Россия төбәкләре” халыкара мәгълүмат үзәге” онлайн-проекты

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

"Россия төбәкләре" (RusRegionInvest.com) – халыкара мәгълүмат үзәге (мәгълүмат порталы), Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисади үсеше һәм аның инвестиция ягыннан кызыклы булуын арттыру эшендә дәүләт һәм коммерция структуралары, фәнни өлкә һәм иҗтимагый оешмаларның вәкилләрен берләштерә

"Россия төбәкләре" (RusRegionInvest.com) төбәк икътисадының һәм социаль өлкәнең перспективалы тармак проектларында халыкара инвестиция берләшмәсе игътибарын җәлеп итә.

"Россия төбәкләре" (RusRegionInvest.com)  төбәкара һәм муниципаль хакимият органнары, учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмаларның чит илләрдәге эшлекле өлкә белән хезмәттәшлеген үстерү максатларында өлкә, республика һәм край хакимиятләре белән тыгыз элемтәдә тора

"Россия төбәкләре" (RusRegionInvest.com)  Россиягә стратегик инвестицияләү мәсьәләләрен хәл итү процессында чит илдәге финанс-сәнәгать төркемнәренә мәгълүмати ярдәм итә.

“Россия төбәкләре” халыкара мәгълүмат үзәгенең максатлары:

- Россия Федерациясе субъектларының хакимият органнарына, региональ оешмаларга, учреждениеләргә һәм предприятиеләргә икътисадны, социаль өлкәне үстерү, халыкара хезмәттәшлек итү һәм Россия төбәкләрендә тормыш сыйфатын арттыру эшендә ярдәм итү;

- Халыкара эшлекле өлкәләр тарафыннан һәр РФ Субъектына һәм муниципаль берәмлеккә карата дифференциацияләнгән караш тәэмин итү, аның үсеш үзенчәлекләрен, кадрлар, социаль-икътисади һәм инвестицион потенциалын анализлау;

- Россия Федерациясе субъектларында төбәк икътисадындагы тармакларның инвестицион потенциалының мәгълүмат базасын булдыру;

- Региональ икътисад һәм социаль өлкә тармакларының инвестицион потенциалының мәгълүмат базасын булдыру;

- Территорияләрне социаль-икътисади һәм инвестицион үстерү, бәя билгеләүдә финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм стратегияләр эшләү, эшмәкәрлекне һәм кулланучылар базарын, торак төзелешен һәм шәһәр төзелешен үстерү, сәнәгать һәм транспорт инфраструктурасын яңарту, АПК, ТКХ, ТЭК һәм экологик куркынычсызлык системаларын камилләштерү, ветеринар эшчәнлеге һәм лицензион контрольлек башкару, сатып алулар һәм тарифларны җайга салу, мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә контракт системасын көйләү, азык-төлек куркынычсызлыгын, табигый, мәдәни, спорт-туристлык, фәнни-белем бирү потенциалын ныгыту, мәгълүмат һәм элемтә, ЗАГС һәм нотариат, медицина ярдәме, Россия Федерациясе халкын гражданлык, хокукый һәм социаль яклау  органнары хезмәтләренең үтемлелеген һәм сыйфатын арттыру мәсьәләләрендә региональ һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнарының, учреждениеләрнең, предприятиеләрнең һәм оешмаларның көндәшлек тәкъдимнәре турында оператив мәгълүмат урнаштыру.

 

Мәгълүмат порталының рәсми сайтыwww.rusregioninvest.com.

 

rusregioninvest.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International