Михаил Мень: энергоянәтиҗәлелек мәсьәләсе Россия Төзелеш министрлыгы өчен өстенлекле булып тора

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

10 июнь көнне Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Федерация Советының Валентин Матвиенко җитәкчелегендә булып узган утырышында энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыруның актуаль мәсьәләләре хакында сөйләштеләр, анда Россия Төзелеш министры Михаил Мень доклад белән чыгыш ясады.

Үз чыгышында министр төзелештә һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә энергия саклауны үстерүнең һәм энергиянәтиҗәлелекне арттыруның Россия Төзелеш министрлыгы өчен бүген өстенлекле юнәлеш булуын билгеләп узды. “Әлеге өлкәдә, билгеле булганча, алга киткән илләрдән без артта барабыз, күп кенә проблемалар барлыкка килде. Өлкәне үстерү потенциалы бик югары”, - диде Михаил Мень.

Норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү, торак фондында энергосервисны сафка бастыру, шул исәптән төзелеш корылмаларының энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләр формалаштыруны тәмамлау, энергетика ресурсларын куллануны исәпкә алуның яңа рәвешен формалаштыру һәм гамәлгә ашыруны бу өлкәдәге төп мәсьәләләр дип билгеләде министр.

Россия Төзелеш министры энергияне саклау һәм барлык өлкәләрдә дә энергиянәтиҗәлелекне арттыру чараларын тормышка ашырганда зур күләмдә бюджет чараларының инвестицияләнүен аеруча билгеләп узды. “2011 елдан башлап 2014 елга кадәр энергияне саклау һәм энергиянәтиҗәлелекне арттыру буенча дәүләт программасы өчен төбәкләргә федераль бюджеттан бирелгән субсидияләр суммасы 22,67 миллиард сумга җитте”, – дип ассызыклады Михаил Мень.

Министр сүзләреннән аңлашылганча, энергияне саклауга бюджетныкы булмаган чараларны җәлеп итү мәсьәләсе бүген аеруча әһәмиятле, әле бит мондый кертемнәр үз-үзен акларга да тиеш. Энергосервис килешүе шундый механизмнарның берсе булып тора да инде, аның төп өстенлеге – энергияне саклау чараларын гамәлгә ашыруга кулланучы түгел, ә инвестор чыгым тота. Моннан тыш, коммуналь хезмәтләрне түләү өчен субсидия һәм ташлама бирүгә барлык дәрәҗә бюджетыннан киткән чыгымнар да кими, чөнки энергияне саклау җайланмасы урнаштыру белән куллану күләме шунда ук кими. Михаил Мень Мурманскидагы уңышлы тәҗрибәне билгеләп узды, анда 2013 елдан бирле 170 йортка энергосервис контрактлары гамәлгә ашырыла. Бу аларга җылылык энергиясен куллануны 25%ка кадәр киметергә мөмкинлек биргән. Россия Төзелеш министрлыгы закон проекты әзерләгән һәм РФ Хөкүмәтенә тапшырган, әлеге документта бүген әлеге механизмны ил күләмендә гамәлгә ашырырга комачаулый торган проблемалы мәсьәләләрне хәл итү юллары тәкъдим ителә.

Министр сөйләгәннәрдән аңлашылганча, торак секторында энергетика нәтиҗәлелеген арттыруны стимуллаштыручы өстәмә механизм булып Ведомство тарафыннан күпфатирлы йортларда энергетика нәтиҗәлелеге буенча таләпләрне раслау тора. Россиянең Төзелеш министрлыгы боерык өстендә эшләп бетергән диярлек, бу документ әлеге мәсьәләдә хокукый җайга салу өлкәсендә элегрәк булган проблемаларны юкка чыгара.

Михаил Мень коммуналь ресурслар куллануны исәпкә алу системасын оештыруга карата гамәлдә булган ысулларны яңадан карарга кирәк, дип белдерде, 261-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен дә, шулай ук тагын да “көчлерәк” исәпкә алу системасын булдыруга кагылышлы халыкара тәҗрибәне дә исәпкә алырга кирәк, ди ул. Мондый системаның концепциясе Министрлыкта эшләнгән инде, анда нигезләнгәнчә, ресурсларны җиткерүче җиткерелүче ресурсларны исәпкә алуны оештырган өчен җавап бирә, исәпкә алу җайланмаларына карата бердәм таләпләр куелачак.

“Әлбәттә, бүген без карый торган өлкәдә башка проблемалы мәсьәләләр дә бар, һәм  Федерация Советы, экспертлар белән берлектә, без аларны хәл итә алырбыз дип ышанабыз. Экспертлар һәм хакимият органнары тарафыннан бүгенге утырышка тәкъдим ителгән барлык мәсьәләләрне җентекләп өйрәнәчәкбез”, – дип төгәлләде чыгышын Михаил Мень.

Текст белән тулысынча түбәндәге сылтама аша танышырга була: http://minstroyrf.ru/press/doklad-ministra-mikhaila-menya-na-zasedanii-soveta-federatsii-federalnogo-sobraniya-rossiyskoy-feder/


Россия Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International