Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлагында балалар бакчасы төзү буенча республика программасын үтәү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Чараны төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Илшат Гыймаев үткәрде.
Киңәшмәгә шулай ук «Грань», «Грейт-Строй», «Ак таш» һәм башка җәмгыять вәкилләре чакырылган иде. Чарада катнашучылар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре объектларын төзүне төгәлләү һәм файдалануга тапшыру вакытлары, шулай ук төп һәм өстәмә технологик җиһазлар һәм инвентарьлар сатып алу һәм урнаштыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
2015 елда республикада ТР Президенты ввб булышлыгы белән балалар өчен мәктәпкәчә учреждениеләр төзү программасы буенча 11 905 урынлы 73 балалар бакчасы төзеләчәк. Бүген төзү-мотажлау эшләре 46 процентка башкарылган. 1 июньгә карата өч бакчада капиталь ремонт ясалган. Булган мәктәпкәчә учреждениеләрдә өстәмә 8 төркем ачылган.