Бүген КДАТУ университетның – 85 һәм төзелеш мәгарифенең 125 еллыгын бәйрәм итә

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты өчен 2015 ел үзенчәлекле булып тора. Быел, Казанда һәм Татарстанда игътибарга һәм танылуга лаек булган төзелеш мәктәбе барлыкка килүнең бай тарихын, шулай ук заманча коллективның университетны үстерү өчен, борынгыдан килгән иң яхшы гореф-гадәтләрне үтәп, яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар ачарга мөмкинлек бирүче көчле фәнни-инновацион һәм белем бирү потенциалын ассызыклап, ике тарихи дата – КДАТУга 85 һәм Татарстан Республикасындагы төзелеш мәгарифенә 125 ел тулу – икесе бергә туры килде.

85 ел дәвамында вузның исемнәре үзгәреп тора (КИКС-КИИКС-КИИГС-КИСИ-КГАСА-КГАСУ), кадрларны әзерләүдә дәүләткә, заманга һәм җәмгыятькә кирәкле яңа юнәлешләр барлыкка килә... Вузның төп миссиясе генә үзгәрешсез кала – илдә динамикалы үсеш алган тармакка квалификацияле белгечләр әзерләү һәм шәһәр һәм республика өчен актуаль булган фәнни-җитештерү мәсьәләләрен хәл итәргә булышу.

КДАТУның юбилее – вуз үсешендә яңа этап башлангычы, бу эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, аларны анализлау һәм коллективка алга таба, мөстәкыйль федераль региональ тармакара университет буларак саклап калу өчен әле бик күп нәрсәләр эшлисе булган юнәлешләрне объектив ачыклау өчен менә дигән мөмкинлек. Үзенчәлекле, үзенчә кабатланмас вузның бай тарихы, яхшы гореф-гадәтләре, менә дигән галим-педагоглар коллективы, лаеклы, атаклы, күркәм студентлары аның үсеш юлындагы тугрылык гаранты булып тора.


КДАТУ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International