Бүген Халыкара балалар көне билгеләп үтелә

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Җәйнең беренче көнендә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара балалар көне (International Children's Day) билгеләп үтелә. Бу бәйрәм күп россиялеләр өчен Халыкара балаларны яклау көне буларак таныш.

Халыкара балалар көнеиң “өлкән” халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Аны үткәрү турындагы карар 1925 елда Женевада балалар иминлеге мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән Бөтендөнья конференциясендә кабул ителә. Әлеге бәйрәмне ни өчен нәкъ менә 1 июньдә үткәрү турында карар кабул ителүе хакында тарих дәшми.

Фаразларның берсе буенча, 1925 елда Кытайның Сан-Францискодагы Генераль консулы ятим кытай балаларыннан төркем туплый һәм алар өчен Дуань-у цзе бәйрәме (Аждаһа-көймәләр фестивале) уздыра, аны үткәрү көне 1 июньгә туры килә. Шулай ук Женевада “балалар” конференциясен үткәрү вакыты да нәкъ менә шушы көнгә туры килә. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң, балаларның сәламәтлеген һәм иминлеген саклау проблемалары актуаль булган чорда, 1949 елда Парижда хатын-кызлар конгрессы уза, анда ныклы дөньяны, балаларның бәхетендә бердәнбер гарантия буларак тәэмин итү өчен туктаусыз көрәш турында ант яңгырый. Шул ук елда Халыкара хатын-кызларның демократик федерациясе Советының Мәскәү сессиясендә, аның 2 нче конгрессында кабул ителгән карарлар нигезендә, бүгенге бәйрәм гамәлгә куела. Ә бер елдан соң, 1950 елның 1 июнендә беренче Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә, шуннан соң бәйрәм ел саен үткәрелә.

Халыкара балалар көненең үз флагы бар. Яшел, үсешне, гармонияне һәм үрчемне символлаштыручы фонда, Җир билгесе тирәли стильләштерелгән фигуралар урнаштырылган — кызыл, сары, зәңгәр, ак һәм кара. Бу, кеше фигуралары төрлелекне һәм сабырлыкны символлаштыра. Үзәктә урнаштырылган Җир билгесе — безнең уртак йортыбыз символы. Шунысы кызык, бу бәйрәмгә социалистик үсеш юлын сайлаган илләрдә актив теләктәшлек күрсәткәннәр.


calend.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International