Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 мартында кабул ителгән “Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрендә санитар-экологик икеайлык үткәрүтурында” 430-р номерлы Әмернамәсен үтәү максатында 2015 елның 1 апреленнән башлап 31 маена кадәр төзелешкә бирелгән җир кишәрлекләренең тиешле санитар-экологик торышын һәм төзелеш мәйданнарындагы төзелеш калдыкларын калдыкларны урнаштыру объектларына үз вакытында чыгаруны нәтиҗәле тикшереп торуны тәэмин итү максатында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтүинспекциясе тарафыннан тикшерүләр үткәрелә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, төзелеш калдыклары әйләнә-тирә мохит һәм кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Калдыкларны туплау һава атмосферасын, туфракны, җир асты һәм җир өсте суларын пычрата. Чүплекләр шулай ук янгыннар чыгуга, кешедә аллергия, астма һәм башка чир күренешләренә сәбәпче булырга мөмкин.
Республиканың муниципаль территорияләрендә Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан теркәлгән төп бозулар нигездә түбәндәгеләр:
26 май көненә карата санитар-экологик икеайлык кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм санитар куркынычсызлык өлкәсендәге закон таләпләрен бозган өчен Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан РФ КоАП 9.4 статьясы нигезендә 69 административ беркетмә төзелде, 2 420 меңсумлык штраф салынды.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте