Инспектор аңлата: Тикшерү барышында бозулар ачыкланганда инспектор нинди чаралар күрә?

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Сорау: Тикшерү үткәргәндә бозу очраклары ачыкланса, инспектор нинди чаралар күрә?

Җавап: Тикшерү барышында бозу очраклары ачыкланган очракта тикшерүне үткәрүче вазифаи затлар, Россия Федерациясе законнарында каралган вәкаләтләре кысаларында, түбәндәгеләрне башкара:

1) ачыкланган бозуны бетерү вакытларын һәм (яки) кешеләрнең гомеренә, сәламәтлегенә зыян килүне, хайваннарга, үсемлекләргә, әйләнә-тирәлеккә, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларына (тарихи һәм мәдәни ядкәрләргә), дәүләт иминлегенә, физик һәм юридик затларның мөлкәтенә, дәүләти яки муниципаль милеккә зыян килүне туктату, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуны кисәтү, шулай ук федераль законнарда каралган башка чаралары үткәрү турында юридик затка, шәхси эшмәкәргә күрсәтмә бирә;

2) ачыкланган бозуларны бетерү, аларны кисәтү, кешеләрнең гомеренә, сәламәтлегенә мөмкин булган зыянны, хайваннарга, үсемлекләргә, әйләнә-тирәлеккә, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларына (тарихи һәм мәдәни ядкәрләргә), дәүләт иминлегенә, физик һәм юридик затларның мөлкәтенә, дәүләти яки муниципаль милеккә карата мөмкин булган зыянны бетерү,  табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуны кисәтү буенча контрольлек чаралары, шулай ук ачыкланган бозуларны җибәрүдә җаваплы булган затларны җаваплылыкка тарту буенча чаралар күрә.

Тикшерүне үткәргәндә юридик затның, аның филиалының, вәкиллегенең, структур бүлекчәсенең, шәхси эшмәкәрнең эшчәнлеге, аның тарафыннан файдаланыла торган биналарның, корылмаларның, төзелмәләрнең, бүлмәләрнең, җайланмаларның, шуңа охшаш җайланмаларның, транспорт чараларының, алар тарафыннан җитештерелүче һәм сатылучы товарларның (башкарылучы эшләренең, күрсәтелүче хезмәтләренең) кешеләрнең гомеренә, сәламәтлегенә, хайваннарга, үсемлекләргә, әйләнә-тирәлеккә, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларына (тарихи һәм мәдәни ядкәрләргә), дәүләт иминлегенә, физик һәм юридик затларның мөлкәтенә, дәүләти яки муниципаль милеккә турыдан-туры зыян белән янаса, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр китереп чыгару куркынычы тудырса, яки мондый зыян салынган булса, Инспекциянең вазифаи затлары, РФ КоАП билгеләнгән тәртиптә, кичекмәстән,  юридик затның, аның филиалының, вәкиллегенең, структур бүлекчәсенең, шәхси эшмәкәрнең эшчәнлеген вакытлыча туктату, гражданнарның гомеренә, сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирәлеккә зыян килүне туктату яки куркыныч белән яный торган продукцияне әйләнештән алу һәм бу хакта гражданнарга, шулай ук башка юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә зыян салыну куркынычы барлыгы һәм аны булдырмый калу ысуллары турында теләсә нинди үтемле юл белән җиткерү буенча чаралар күрә.

Искәрмә: Инспекция эшчәнлеге турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар архивы белән "Матбугат хезмәте. Инспектор аңлата" бүлегендә танышырга була. Мәгълүмат рус һәм татар телләрендә. 


ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International