КДАТУга - 85 һәм Татарстан Республикасындагы төзелеш мәгарифенә 125 ел

2015 елның 26 мае, сишәмбе

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты өчен 2015 ел үзенчәлекле булып тора. Быел, Казанда һәм Татарстанда игътибарга һәм танылуга лаек булган төзелеш мәктәбе барлыкка килүнең бай тарихын, шулай ук заманча коллективның университетны үстерү өчен, борынгыдан килгән иң яхшы гореф-гадәтләрне үтәп, яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар ачарга мөмкинлек бирүче көчле фәнни-инновацион һәм белем бирү потенциалын ассызыклап, ике тарихи дата – КДАТУга 85 һәм Татарстан Республикасындагы төзелеш мәгарифенә 125 ел тулу – икесе бергә туры килде.

КДАТУның барлыкка килүен 1890 ел белән бәйлиләр, ул чакта Император Александр III нең 14 июньдәге Указы нигезендә Россиянең алты җирлегендә төрле типтагы сәнәгать училищелары гамәлгә куела, шул исәптән төзелеш белгечлеге белән Казанның Берләштерелгән Сәнәгать училищесы эшли башлый, ә шәһәр думасы техник училищеның биналарын Грузин (хәзер – К. Маркс) урамы ахырындагы Радионов тәрбияле кызлар институты каршында бүлеп бирелгән урында төзергә тәкъдим итә. Казанда һәм республикада төзелеш мәгарифе әнә шулай барлыкка килә, 2015 елда аңа инде 125 ел тула.

Мөстәкыйль югары төзелеш белем бирү бинасының тарихы Халык мәгарифе комиссариатының 1930 елның 13 маендагы “Гамәлдә булган югары уку биналары челтәрләрен үзгәртеп кору турында”гы 255 номерлы боерыгыннан башлана, анда “Казан политехника институтының төзелеш факультеты базасында, Наркомвнудел карамагына тапшырып, төзелеш институтын оештыру” кушыла. 1930 елның 23 маенда яңадан оештырылучы төзелеш вузына “Казан коммуналь төзелеш институты” (ККТИ) исеме бирелә.

85 ел дәвамында вузның исемнәре үзгәреп тора (КИКС-КИИКС-КИИГС-КИСИ-КГАСА-КГАСУ), кадрларны әзерләүдә дәүләткә, заманга һәм җәмгыятькә кирәкле яңа юнәлешләр барлыкка килә... Вузның төп миссиясе генә үзгәрешсез кала – илдә динамикалы үсеш алган тармакка квалификацияле белгечләр әзерләү һәм шәһәр һәм республика өчен актуаль булган фәнни-җитештерү мәсьәләләрен хәл итәргә булышу.


КДАТУ матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International