Чаллыда 6 мәктәпне капиталь ремонтлау эшләре 80 процентка башкарылган. Бу мәктәпләр: №4 (ЗЯБ п., 18/13 й.), №7 (ЗЯБ п.,17/28 й.), №13 (Яңа шәһәр, 2/15 й.), №14 (Яңа шәһәр, 6/09й.), №22 (Яңа шәһәр, 17/18 й.), №37 (Яңа шәһәр, 51/12 й.).
Инженерлык челтәрләре буенча эшләр тулысынча төгәлләнгән: суүткәргеч, канализация, кайнар су, салкын су белән тәэмин итү системалары төзекләндерелгән. Шулай ук яңа ишекләр һәм тәрәзәләр, санузел урнаштырылган. Мәктәпләрдәге капиталь ремонт эшләре графиктан алда бара. Бүгенге көндә мәктәпләрдә тышкы төзекләндерү эшләре башкарыла – фасадлар буяла һәм штукатурлана, түбә ремонтлана, яңгыр суы агып төшә торган җайланмалар корыла. Мәктәпләрнең керү төркемнәре алюкобонд белән тышланган. 37 номерлы мәктәп фасадында сәгать урнаштырылган.
Ремонт эшләре 1 июльгә тәмамланырга тиеш, алар өчен республика бюджетыннан 310 миллион сум акча бүлеп бирелде, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
ИА "Татар-информ"