2014 елда Россиядә төгәл күрсәткечләр буенча 83 млн кв метрдан артык торак тапшырылган

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

2014 елда Россиядә 83 миллион квадрат метрдан артык торак тапшырылган, дип хәбәр итте төзелеш министры Михаил Мень Дәүләт думасында “Бердәм Россия” фракциясе вәкилләре белән булып узган очрашу барышында.

Ул билгеләп узганча, министрлыкка узган елда тапшырылган торак буенча тәгаенләнгән күрсәткечләр килеп ирешкән.

"Статистика күрсәткәнчә, узган елда илдә 83 миллион квадрат метрдан артык торак тапшырылган", - диде Михаил Мень.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, моңа ипотека ярдәмендә дә ирешү мөмкин булган. 2014 елда алынган ипотека күләме 1,7 трлн сумнан артып киткән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2014 елда Россиядә 81,0 миллион квадрат метр торак тапшырылган (2013 ел белән чагыштырганда 14,9 % күбрәк). Шуның 40%ы – эконом класслы торак.

М.Мень билгеләп узганча, Мәскәү өлкәсе 2014 ел нәтиҗәләре буенча торак тапшыруда лидерлыкка ирешкән - 7,530 млн. кв.м торак тапшырган. Икенче урында Краснодар крае - 4,289 млн. кв.м торак. Өченче урында – Мәскәү, анда 3,320 млн. кв.м торак тапшырылган.

Министр шулай ук Россиядә узган елда 1,83 млн фатир төзелүе хакында да әйтеп узды, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 18%ка күбрәк.

"Декабрьдә генә дә 248 мең фатир тапшырылды", - диде министр.


 nterfax.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International