Яңа балалар бакчасы август аенда ишекләрен ачачак. Яңа мәктәпкәчә учреждениенең исемен шәһәрдә яшәүчеләр үзләре сайлаган. “Элемтә бар” (“Есть контакт”) социаль челтәрендәге төркемдә мамадышлылар үзләренең тәкъдимнәрен калдырган. Район җитәкчелеге, барлык теләкләрне дә исәпкә алып, “Салават күпере” (“Радуга”) вариантына тукталган.
Исегезгә төшерәбез, балалар бакчасы 2014 елның көзендә төзелә башлады. Яңа Мәктәпкәчә учреждение “Мамадыш” совхозы поселогы территориясендә урнашачак. Объектны быелның августында файдалануга тапшыру планлаштырыла. “Салават күпере” балалар бакчасы 220 урынга һәм 10 төркемгә исәпләнгән, ул районда иң эре бакча булачак.
Төзелеш мәйданында “Стройсервис” ЯАҖ бригадасы хезмәт куя. Бүгенге көндә ике катлы бина кирпечтән өелеп беткән, түшәмәләр ясалган. Билгеле булганча, объект мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү буенча дәүләт программасы нигезендә төзелә.
Мамадыш муниципаль районы матбугат хезмәте