1 майда дөньяның барлык илләрендә халыкара – Хезмәт көне бәйрәме билгеләп үтелә, ул баштан ук Хезмәт итүчеләрнең халыкара бердәмлек көне буларак атала.
1886 елның 1 маенда Америка эшчеләре эш ташлый, алар 8 сәгатьлек эш көне булдыру таләбен куя. Әлеге чара һәм моңа багышлап оештырылган демонстрация полициягә каршы кан коюлы очрашу белән тәмамлана.
1889 елның июлендә II Интернационалның Париж конгрессы, Чикаго эшчеләренең чыгышын искә алып, 1 майда ел саен демонстрацияләр үткәрү турында карар кабул итә. Беренче тапкыр хезмәт итүчеләрнең халыкара бердәмлек көне 1890 елда Австро-Венгриядә, Бельгиядә, Германиядә, Даниядә, Испаниядә, Италиядә, АКШта, Норвегиядә, Франциядә, Швециядә һәм кайбер башка илләрдә билгеләп үтелә. Бик озак еллар буе Беренче май революция, баш бирмәс класслар бәрелеше символы була, “сәяси буяуларга” ия булып, сәяси эшчеләрнең, җитештерү алдынгыларының портретлары, шигарьләр, чакырулар, плакатлар һәм теге яки бу халык хуҗалыгы, фән, мәдәният тармагында ирешелгәннәр турында диаграммалар белән бизәлгән демонстрацияләр белән билгеләп үтелә. Ләкин тора-бара әлеге контекст җуела.
Бүген әлеге бәйрәм 1 майда яисә майның беренче дүшәмбесендә 142 илдә һәм территориядә билгеләп үтелә. 80 артык дәүләттә (шул исәптән Һиндстанда) Хезмәт көне билгеләнми.
Беренче май беренче тапкыр Россия империясендә 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда инде башкалада — Санкт-Петербургта билгеләп үтелә. Бәйрәмнең башлангыч исемен күпләр хәтерли әле — Хезмәт итүчеләрнең халыкара бердәмлек көне. Советлар Союзында бәйрәм гади генә — 1 Май дип атала.
Бүген бәйрәм Россия Федерациясе өчен үзенең сәяси буяуларын җуйды, ул Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак бәйрәм ителә һәм ял көне булып санала. Рәсми төстә әлеге көн РФ Хезмәт кодексының 112 нче статьясында 2001 елның 30 декабрендә теркәлә. Май көнен ничек кенә атамасыннар – Хезмәт итүчеләрнең бердәмлек көнеме яки Яз һәм Хезмәт бәйрәме дипме, ләкин күпләр өчен 1 май гадәттә яз килүне символлаштыра. Ул үзе белән алып килгән зур рухи күтәренкелек табигатьтә яз уянуга гына түгел, ә 1 Майны барлык россиялеләрне дә берләштерүче гомуми тантана буларак кабул итүгә бәйле.
2015 елгы Май бәйрәмнәре дүртәр көннән торачак – без 1 майдан 4сенә кадәр (җомгадан дүшәмбегә кадәр) ял итәбез.
calend.ru материалларына нигезләнеп ТР ДТКИ матбугат хезмәте