Сорау: Тикшерү нәтиҗәләре буенча нинди документ рәсмиләштерелә?
Җавап: Тикшерү нәтиҗәләре буенча Инспекциянең тикшерүне үткәрүче вазифаи затлары тарафыннан ике нөсхәдә тикшерү акты төзелә. Тикшерү актына продукция үрнәкләрен сайлап алу беркетмәләре, үткәрелгән тикшеренүләрнең, сынауларның һәм экспертизаларның беркетмәләре яки бәяләмәләре, мәҗбүри таләпләрне бозган өчен җаваплылык йөкләнүче юридик зат хезмәткәрләренең, шәхси эшмәкәр хезмәткәрләренең аңлатмалары, ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр һәм тикшерү нәтиҗәләренә бәйле башка документлар һәм аларның күчермәләре теркәлә.
Тикшерү акты ике нөсхәдә тикшерү тәмамланганнан соң турыдан-туры рәсмиләштерелә, аның берсе кушымталарның күчермәләре белән җитәкчегә, башка вазифаи затка яисә юридик затның вәкаләтле затына, шәхси эшмәкәргә, аның вәкаләтле затына тикшерү акты белән танышып чыгу турында яисә танышып чыгудан баш тарту турында язу теркәп тапшырыла.
Җитәкче, башка вәкаләтле зат яисә юридик затның вәкаләтле заты, шәхси эшмәкәр, аның вәкаләтле заты булмаган очракта, шулай ук тикшерелүче зат тикшерү акты белән танышуы яки танышып чыгудан баш тартуы турында язу бирүдән баш тартканда, акт почта аша заказлы хат итеп, кулга тапшыру турындагы белдерүнамә белән җибәрелә, ул объектка карата эштә саклана торган тикшерү актына теркәлә.
Искәрмә: Инспекция эшчәнлеге турында иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар архивы белән "Матбугат хезмәте. Инспектор аңлата" бүлегендә танышырга мөмкин. Мәгълүмат рус һәм татар телләрендә.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте