РФ Шәһәр төзелеш кодексына сәнгать һәм линия объектларын техник проектлау төшенчәләрен кертү тәкъдим ителә

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

РФ Шәһәр төзелеш кодексына сәнгать һәм линия объектларын техник проектлау төшенчәләрен кертү тәкъдим ителә.

Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы профессиональ проектчылар берләшмәсенең технологик проектлауны аерым проект эшчәнлеге рәвешендә аерып чыгарып, РФ Шәһәр төзелеше кодексына тиешле үзгәрешләр кертү хакындагы тәкъдимен хуплый. Бу хакта Россия Төзелеш министрлыгының Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектура департаменты директоры Андрей Белюченко 28 апрель көнне Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре союзының комиссия утырышында хәбәр итте.

Хәзерге вакытта РФ Шәһәр төзелеше кодексында шәһәр төзелеше һәм архитектура-төзелеш проектлаулары аерым проект эшчәнлеге буларак күрсәтелә. Шуның белән берлектә, сәнәгать предприятиеләрен һәм линия объектларын проектлау гражданлык объектларын проектлаудан бик нык аерыла – беренче чиратта, җитештерү процессындагы үзенчәлекләр һәм проектта технологик чишелешләрнең зарури булуы аркасында. Шуңа бәйле рәвештә, Шәһәр төзелеше кодексына “технологик проектлау” төшенчәсен кертергә һәм проект документлары составында “технологик чишелешләр” дигән мөстәкыйль бүлек булдыру тәкъдим ителә. Бу объектның тибына карап, проект документларын әзерләүгә карата дифференциацияләнгән таләпләр булдырырга, проектлауның сыйфатын арттырырга һәм инвестиция-төзелеш процессында технологик проектлауның ролен һәм статусын үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

Андрей Белюченко утырышта әйтеп узганча, Россиянең Төзелеш министрлыгы тәкъдим ителүче закон проектын караган һәм Шәһәр төзелеше кодексына технологик проектлау төшенчәсен кертү инициативасын хуплый. Аның фикеренчә, әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә сәнәгать объектларын проектлау буенча төрле тармакара таләпләрне эшләү һәм кабул итү тәҗрибәсен төшереп калдырырга мөмкин бирәчәк.

«Безнең карашка, технологик проектлау төшенчәсен шундый итеп киңәйтергә кирәк, ул транспорт һәм энергетика өлкәсенә генә түгел, ә сәнәгатьнең нефть-газ, химия кебек күп кенә башка тармакларына да кагылсын. Асылда, бораулау платформалары, ясалма утраулар, гидрокорылмалар кебек объектлар аеруча үзенчәлекле, башка сәнәгать объектларыннан аерылып торалар», - дип билгеләде Департамент директоры.

Ул закон проектын эшләүчеләргә, профессиональ бергәлек белән берлектә, технологик проектлауны төрле сәнәгать тармакларында һәм линия объектларына карата кулланудагы мәсьәләләрне максималь дәрәҗәдә тәгаенләп эшләп бетерергә кушты, шулай ук проект документларын эшләү, объект тибына карап экспертиза үтү процедураларын җайга салу мәсьәләләренә дә зур игътибар сорала, чөнки Шәһәр төзелеше кодексына кертеләчәк үзгәрешләр эшләнгән һәм алга таба төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертүне таләп итмәслек булырга тиеш.


Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International