27 апрельдә узган селектор киңәшмәсендә ил төбәкләре Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына Россия Президентының “Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең сыйфатын арттыруны тәэмин итү чаралары хакында” 600 номерлы Указын үтәү турында хисап тапшырды.
Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары, Баш дәүләт торак инспекторы Андрей Чибис хәбәр иткәнчә, 2014 елда кешеләрне аварияле торак фондыннан күчерү планы 100%ка арттырып үтәлгән (исегезгә төшерәбез, аның максатчан күрсәткечләре 2013 ел белән чагыштырганда 4,5 тапкырга артык).
«Шул ук вакытта “икеле” алучы төбәкләр дә бар, алар максатчан күрсәткечләргә ирешә алмады һәм барлык ил буенча картинаны бозып тора. Аларга карата тиешле финанс санкцияләре күреләчәк», - диде ул.
Шулай ук бөтен ил буйлап күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча яңа система мәсьәләсе дә күтәрелде. Инде 78 төбәктә капремонт өчен акча җыю каралган. Министр урынбасары сүзләренә караганда, быел 12 мең күпфатирлы йортны ремонтларга туры киләчәк.
«Төбәкләрнең күбесендә лицензияләү тәмамланды. Әмма кайбер субъектларда лицензия бирү тизлеге безгә бөтенләй диярлек ошамый, - диде Андрей Чибис. – Бу вәзгыятьне җитди контрольгә алуыгызны сорыйм».
Статс-сәркатип, төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Александр Плутник, РФ субъектлары вәкилләре белән берлектә арендалы торак үсеше һәм “Россия гаиләсе өчен торак” программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында сөйләште.
«Хәзерге вакытта 20 төбәк арендалы торакны үстерү өчен норматив базаны формалаштыру өстендә мәшгуль һәм бары тик берничәсендә генә, чыннан да, программаны үтиләр һәм наем тораклары төзиләр», - дип билгеләде Александр Плутник. Лидер-субъектлар арасыннан ул Ханты-Мансийск автоном округын, Амур өлкәсен һәм Татарстан Республикасын билгеләп узды.
«Әгәр укыту, төбәкләрдәге хакимиятләрнең норматив базасы, законнары һәм карарлары таләп ителә икән, без барысын да оештырырга һәм мөмкинлек тудырырга әзер», - дип мөрәҗәгать итте ул төбәкләрдәге вәкилләргә.
“Россия гаиләсе өчен торак” программасын үтәү уңышлырак бара. «Программа кысаларында төзелергә тиешле, планлаштырылган 25 млн. кв. м торакның 19 млн. кв. метры инде контрактланган, аның 12 млн. кв. метры төзелеш стадиясендә», - дип сөйләде Александр Плутник. Программа кысаларында өч яклы килешүне 65 РФ субъекты имзалаган.
Сүзен йомгаклап, Александр Плутник ике программа нигезендә гамәлгә ашырылучы дәүләт ярдәменең аларны үти башлаган РФ субъектлары арасында бүленәчәге турында искәртте.
Россиянең Төзелеш министрлыгы