Инспекция хезмәткәрләре "Урман утырту көне" Бөтенроссия акциясендә катнашты

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

25 апрельдә, шимбә көнне, Инспекция хезмәткәрләре "Урман утырту көне" Бөтенроссия акциясендә актив катнашты. Бу көнне ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе Нагорный поселогы тирәсендәге Биектау районының Каенлык аланындагы урман фонды кишәрлегендә агачлар утыртты.
Белешмә өчен.
25 апрель көнне Татарстанда Урман утырту көне һәм "Җиңү урманы" Бөтенроссия акциясе булып узды. 
Акцияне үткәрү өчен Урман селекция-орлыкчылык үзәгеннән һәм "Урман" дәүләт бюджет учреждениесе буйсынуындагы урман питомникларыннан ылыслы һәм йомшак яфраклы агач токымнарыннан булган үсентеләр бүлеп бирелде.
Илкүләм урман утырту көне 2010 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән, иминлекле экологик торыш булдыру һәм Казанда, республиканың башка шәһәрләрендә һәм торак пунктларында яшел утыртмаларның мәйданнарын арттыру максатында узды. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы карары нигезендә, 2011 елдан башлап, Урман утырту көне Россия Федерациясенең барлык территориясендә үткәрелә.
2011-2014 елларда акцияне үткәрү чорында Татарстан Республикасы территориясендә 2790 мең гектар мәйданда 10,4 миллион тирәсе агач-үсенте утыртылган.

 

kazved.ru материаллары нигезендә ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International