Татарстанда «Үлемсез полк» узачак

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

9 майда республикада Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр истәлегенә тантана узачак.

Бөек Ватан сугышында катнашкан һәркемгә Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу насыйп булмады. Әлегә кадәр безнең белән янәшә булганнарның күбесенә инде 90 яшь һәм сәламәтлеге аркасында аларның күбесе 9 майда мәйданга килә алмаячак һәм 45 нче елдагы кебек стройдан да уза алмаячак. Ләкин моны алар өчен без эшли алабыз. Үзенең туганы – Бөек Ватан сугышында катнашучыны һәм сугыш ветеранын, тыл хезмәтчәнен, концлагерь тоткынын, блокадникны яки сугыш баласын хөрмәт иткән һәм искә алган һәркем 9 май көнне шәһәр урамнарына аның фотосын тотып чыга ала. “Үлемсез полк” колоннасында барырга, яки үз героеңның портреты белән транспарантны яки аның фотосын Мәңгелек ут янәшәсенә китереп, тиешле хөрмәт күрсәтергә мөмкин.

- Безнең бабаларыбызны бер окоп берләштергән. Әйдәгез, без дә, алар ярдәме белән исән калганнар, 9 майда бер полкка басыйк. Бу көнне урамнарыбызга аларның йөзләре кайтырга тиеш булганнар белән бергә, солдатларның, якын һәм ерак туганнарыбызның фотолары белән бергә. Флагларсыз гына һәм кәпрәюле сүзләрсез генә, чын-чынлап, горурлык белән басыйк. Алар бәрелешкә күтәрелгән кебек, - дип чакыра Томскидан Сергей Лапенков, ул 2012 елда “Үлемсез полк”ны уйлап таба да инде.

Быел акциягә Россиянең күп кенә шәһәрләре дә кушылачак, Казан да шул исәптә. “Үлемсез полк”ның координаторы Кирилл Шабалин сөйләгәнчә, тантаналы рәвештә адым атлап үтү чарасына 200дән артык кеше язылган инде. Бер рәткә тезелеп басуга үз героеңның портреты белән килергә мөмкин, ә иң яхшысы – транспарант ясау.

- Үзе ябыша торган пленкага бабагызның яки әбиегезнең фотосын ябыштырырга, йә булмаса зур күләмле фотосын ясатырга, аны тышлатырга һәм берәр өслеккә ябыштырырга мөмкин. Моны поликарбонат кисәгенә яки тыгыз катыргыга да эшләтергә була. Икенче ягына су өчен берничә полипропилен торба-тоткыч ябыштырырга кирәк, тоткыч рәвешендә дә шул ук 120-130 сантиметрлы торба хезмәт итәчәк, - ди Кирилл, транспарантны кул астындагы материаллардан ничек ясарга мөмкин булуын аңлатып.

Ә әгәр дә катнашучының фотосы булмаса? Сез аның исеме белән плакат әзерли аласыз. “Вконтакте” сайтындагы “Үлемсез полк” төркемендә матур макетлар бик күп, аларга бабагызның исемен, яулаган мактаулы исемен, войск төрен һәм бүләкләрен язарга була.

“Үлемсез полк” акциясендә катнашу ирекле. Бу бердәм фикерлеләрне тупларга теләүче активистларның инициативасы. Татарстанның барлык шәһәрләрендә яшәүчеләр дә “Үлемсез полк” колоннасында узарга теләк белдергән. Чаллыда инде 800 артык транспарат әзерләнгән, тантаналы колонна шәһәр урамнары буйлап апрель азагында, ә 9 майда – “Төзүче” стадионында узачак. Әлмәттә 6-8 сыйныфларда укучы бер мең бала үз бабаларының портретларын тотып узачак. Түбән Камада “Үлемсез полк” 7 май көнне кичке 18.00 сәгатьтә “Җәлил” кинотеатры янәшәсендә тезеләчәк. Алабуга, Бөгелмә, Нурлат, шулай ук күп кенә башка район үзәкләре акциягә Җиңү көнендә кушылачак. Тантананың төгәл урыны һәм вакыты Казан өчен әлегә билгеле түгел.

 

sntat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International