Татарстан җитәкчелеге 2015 елда актив рәвештә социаль ипотеканы җәелдерә

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

Икътисади кризис, ил валютасының девальвациясе һәм үсә баручы инфляция Татарстан Республикасы (ТР) җитәкчелегенә агымдагы елда социаль ипотека кебек әһәмиятле юнәлештә эшләүне активлаштыруга комачаулый алмады. Ел башыннан бирле төбәк территориясендә программа кысаларында инде 27 йорт тапшырылган. ТР Хөкүмәте йортында булып узган утырышта республиканыңтөзелеш министры Ирек Фәйзуллин әнә шундый статистика китерде.

Барлыгы исә социаль ипотека программасы буенча төзелгән һәм сафка кертелгән 18,5 мең квадрат метрлы йортларда 337 фатир исәпләнә, аларга торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар күченәчәк.

Барлыгы исә, Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, төбәктә ел башыннан бирле 612 мең квадрат метр тирәсе төрле категорияле торак сафка бастырылган, шул исәптән социаль яктан якланмаган халык категориясе өчен дә. Мисал өчен, төбәктә актив рәвештә арендалы торак төзелә, аңа үз торагын сатып алырга җитәрлек акчасы булмаган гражданнар да дәгъва кыла ала. Ел азагына кадәр Татарстанда 71,4 мең квадрат метр мәйданлы 21 йорт төзелергә тиеш, анда торактан файдалану мөмкин булачак.

Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак төзү дә актив башкарыла. Ел дәвамында 193 ветеран өчен 37 йорт файдалануга тапшырылачак.


realtypress.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International