2015 елда 7,43 мең кеше аварияле фондтан яңа торакларга күчерелгән. Бу хакта 9 апрель көнне Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень РФ Хөкүмәте утырышыннан соң булып узган брифингта хәбәр итте.
“2015 елда безнең алда узган елгыдан да ким булмаган амбициоз максат тора. Безгә 2,76 миллион квадрат метр аварияле торактан 177 меңнән артык кешене күчерергә кирәк”, - диде Михаил Мень.
Министр сүзләреннән аңлашылганча, күченүчеләр өчен торак төзүнең планлы күләмнәрен башкарганда хәзерге вакытта иң беренче планга торгызылучы фондның сыйфат проблемасы чыгарыла. “Дәүләт программаларында катнашу турында сүз барганда без азкатлы торак проектлары эшләргә кирәклегенә киредән әйләнеп кайтабыз. Әлбәттә, төбәк дәрәҗәсендә проект документларына экспертиза ясау ихтыяҗы килеп туачак”, - дип сөйләде Михаил Мень, журналистларның сорауларына җавап биреп.
Шулай ук министр 2015 елда дәүләт һәм муниципаль контрактлар кысаларында төзелүче азкатлы торакларны проектлаганда һәм төзегәндә мәҗбүри СРО рөхсәте кертү планлаштырылганлыгы турында да билгеләп узды. Боларның барысы да, министр фикеренчә, программа кысаларында төзелүче торакның сыйфатын тикшереп торуны көчәйтергә булышачак.
Программаны финанслау темасына килгәндә, министр әйтеп узганча, быел ТКХ фонды субъектларга өстәмә – 6 миллиард сум чамасы акча җибәрәчәк. “Бу төбәкләр ягыннан софинанслауның уртача дәрәҗәсен 41,5%ка кадәр киметергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип ассызыклады Михаил Мень.
2015 ел өчен закон чыгару инициативалары шулай ук төбәкләрнең барча финанслау лимитына гариза бирә алачагын күз уңында тота. “Бу аварияле торактагы гаиләләрне күчерү буенча чараларны 2017 елга кадәр планлаштыру мөмкинлеген бирәчәк”, - дип тәгаенләде Төзелеш министры.
Брифингны тәмамлап, Михаил Мень, хәзерге икътисади шартларда аварияле торактан күчерү программасының төбәкләргә төзелеш тармагындагы эш урыннарын саклау һәм яңаларын булдыру мөмкинлеген бирә, диде. Министр билгеләп узганча, программа дәүләт заказы буенча үтәлә, шуңа күрә төзүчеләрнең конкурс процедураларында катнашу, заказ алу һәм мәшгульлек саклау мөмкинлеге бар.