Татарстанда 2015 елда “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча 300 мең квадрат метрдан артык торак тапшырылачак

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Быел Казанда “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында 368 мең квадрат метр торак тапшырылачак, бер квадрат метр торакның бәясе 35 мең сумнан артмаячак. Бу хакта Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Михаил Меньга 8 апрель көнне Казанда ул “Салават күпере” торак комплексын караган вакытта җиткерделәр.

Төбәктәге хакимиятләр Төзелеш министрлыгы башлыгына хәбәр иткәнчә, 2017 ел азагына кадәр торак комплексында “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча 1,45 миллион квадрат метр торак төзү планлаштырыла. Микрорайон социаль инфраструктура белән тәэмин ителәчәк.

Төзелеш министры Михаил Мень программа буенча төзелгән йортлардагы өч һәм ике бүлмәле фатирларны карады. “Тулысынча диярлек заманча планировка, нигез буларак монолит каркас сайлау барлык структурага сыйфат тәэмин итәчәк. Ләкин мондый торакта квадрат метрның бәясе төбәк буенча 50 мең сумга җитә торган уртача бәягә караганда арзанрак булуы аеруча мөһим”, - диде Михаил Мень. Казан җитәкчелеге сүзләренә караганда, беренче йортны тапшыру 2015 елның 30 августына планлаштырылган.

Бүген исә эконом класслы гомуми 19 миллион квадрат метр торак тапшыру буенча “Россия гаиләсе өчен торак” программасында барлыгы 64 төбәк катнашу теләген белдергән. Илнең 49 төбәгендә җир кишәрлекләрен сайлап алу төгәлләнгән, хәзер 10 миллион квадрат метр эшкә җигелгән.


РФ Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International