1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Бүген ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта Татарстанда санитар-экологик икеайлык уздыру турында сөйләштеләр: ул иртәгәдән башлана.
ТР экология һәм табигать ресурлары министры урынбасары Рамил Низамов сүзләренә караганда, әлеге вакыт эчендә ТРның табигатьне саклау хезмәтләре, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләр һәм оешмалар, муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары республикада урамнарны, ишегалларын, юл кырыйларын, ял итү урыннарын, скверлар һәм паркларны чистарту, яшәртү буенча зур эшкә тотына. Быел, икеайлык кысаларында, күзәтчелек органнары тарафыннан ачыкланган рөхсәтсез урыннарда хасил булган чүплекләрне “Татарстан Республикасының экологик картасы” геомәгълүмати системасына урнаштыру күздә тотыла. Барлык муниципалитетлар бу мәгълүмати ресурс ярдәмендә көн саен экологик вазгыятьне контрольда тота алачак, дип сөйләде министр урынбасары. Шулай ук гражданнардан 267-68-67 номерлы “кайнар линия”се, ТР дәүләт порталындагы “Халык контроле” һәм “Мәктәп экопатруле” системалары буенча кабул ителгән мөрәҗәгатьләр дә эшкәртелеп, әлеге картага урнаштырылачак. Республиканың кайбер районнарында, аерым алаганда, Әлмәт, Чистай районнарында, санитар-экологик закон бозу очракларын ачыклауда ярдәм күрсәткән кешеләргә грант бирү каралаган.
Рамил Низамов сүзләренә караганда, һәркем ecokarta.tatar.ru адресы буенча Татарстан Республикасының экологик картасына кереп, ачыкланган рөхсәтсез түгелгән чүп урыннарын һәм табигатьтән дөрес файдаланмауның башка очракларын фаш итү буенча эш барышын карый ала. Биредә чүплекнең фотосы да, урнашу урыны да төгәл күрсәтелә. Шулай ук системага юкка чыгарылган рөхсәтсез чүп урыннары турындагы мәгълүмат та урнаштырыла, дип аңлатты министр урынбасары.
Ул икеайлык барышында республикада парклар һәм скверларның санитар-эпидемиологик торышына да аерым игътибар биреләчәген билгеләп узды. Бу вакыт эчендә шулай ук җитештерү һәм куллану калдыклары әйләнеше өлкәсендәге табигатьне саклау законнарын үтәүне, аеруча саклана торган табигать территорияләренең санитар хәлен күзәтүне көчәйтү планлаштырыла. Социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлары, сәүдә, халыкның күпләп ял итү урыннары, пляжлар, зиратлар территорияләренең экологик торышын тикшерү максатында, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторлары тарафыннан рейдлар үткәреләчәк.
Санитар-экологик чистарту, төзекләндерү эшләрен, гадәттәгечә, май ахырына түгел, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү көненә төгәлләү планлаштырыла, дип белдерде Рамил Низамов.