Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Меньның министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышындагы доклады

2015 елның 27 марты, җомга

Хәерле көн, хөрмәтле Дмитрий Николаевич! 
Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар!

Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2014 ел өчен үз эшчәнлеге турында хисап тәкъдим итә.
Министрлык үз эшчәнлеген Россиянең 2020 елга кадәр булган социаль-икътисади концепциясе һәм 2018 елга кадәр булган чорга ил Хөкүмәте эшчәнлегендәге юнәлешләр белән билгеләнгән озак вакытлы приоритетлардан чыгып төзи. Төзелеш тармагын, торак төзелешен һәм торак-коммуналь хуҗалыкны техник яктан җайга салу өлкәләрендә дәүләт сәясәтенең приоритетлары булып кешеләрнең тормышын югары сыйфатлы итү һәм кешенең тереклеге һәм яшәеше өчен уңайлы тирәлек булдыру тора.
Ил Президенты һәм Хөкүмәте куйган бурычларны үтәү Министрлыкның түбәндәге эшчәнлек юнәлешләре кысаларында гамәлгә ашырыла.

 Яңа торак төзү


2014
елда без 81 миллион квадрат метр торак төзедек. Бу узган ел дәрәҗәсеннән 15% ка диярлек югары һәм планлы күрсәткечне 10,5 миллион квадрат метрга узып китә. Свердлау өлкәсе, Краснодар крае, Санкт-Петербург шәһәре, Башкортстан Республикасы, Чечен республикасы, Калининград өлкәсе торак төзелешен үстерүдә иң зур темпларны күрсәттеләр. Һәрвакыттагыча, Мәскәү өлкәсе, Мәскәү, Татарстан Республикасы, Ростов һәм Чиләбе өлкәләре ышанычны аклады, шуның өчен аеруча рәхмәт.

 

Тулырак итеп РФ Төзелеш министрлыгының рәсми сайтыннан укыгыз:  minstroyrf.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International