ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасында капиталь ремонт 42 муниципаль берәмлектәге 999 күпфатирлы торак йортның 658ендә башланган. 2015 елның 20 мартына карата, Торак фонды мониторингы (ТФМ) мәгълүматларына караганда, 1 миллиард 80 млн 276 мең сумлык эш башкарылган, бу 22,94% тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында булып узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән дә видеоэлемтә рәвешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
2015 елда мәктәпләрнең капиталь ремонтына килгәндә, 20 мартка карата эшләр 136 объектның 134сендә, шул исәптән 118 гомумбелем бирү мәктәбендә, 7 коррекция мәктәбендә һәм 9 балалар мәгариф учреждениесендә башланган
2015 елда балаларны савыктыру лагерьларын капремонтлау программасы буенча 14 объект төзекләндереләчәк, диде Ирек Фәйзуллин, программаны финанслау күләме 76 миллион сум тәшкил итәчәк.
2015 елда көллиятләрне капиталь ремонтлау кысаларында эшләр барлык 9 объектта да бара. Мәдәният объектларында капиталь ремонт эшләре 26 объектның 20сендә башланган.
Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау кысаларында эшләр 28 объектның 21ендә алып барыла.
Ирек Фәйзуллин билгеләп узганча, 2015 елда 3828 фатирны шәхси җылыту системасына күчерү планлаштырыла.
2015 елда авылларны су белән тәэмин итү кысаларында 301,3 суүткәргеч челтәре төзү, 38 артезиан коесы казу һәм 45 суэтем манарасы урнаштыру планлаштырыла, дип хәбәр итте төзелеш министры. Финанслау күләме 650 миллион сум тәшкил итә. Кайбыч (Колангы) һәм Апас (Кош тавы) районнарында 2 кое казылган инде, Алексеевск (Биләр) районында кое казырга керешкәннәр. Моннан тыш, 20 суэтем манарасы сатып алынган, 4се объектларга чыгарылган. Ирек Фәйзуллин шулай ук авылларны яктырту, кишәрлектә ветеринар пунктлары төзү һәм ветеринар берләшмәләрен һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен капиталь ремонтлау программаларының үтәлеше, шулай ук сыер абзарларын һәм бәрәңге саклыкханәләрен капремонтлау һәм силос-сенаж чокырлары төзү программалары турында да сөйләде.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы программа буенча ятим балаларга торак бирү мәсьәләсен хәл итүне тизләтергә кушты. Исегезгә төшерәбез, ятим балаларның һәм ата-анасы тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның торак хокукларын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда 331 ятим баланы торак бина белән тәэмин итү планлаштырылган, торак ТР ДТФ аша бирелә.